Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Түбән Яхшый авылында ачылган «Мирзаһит» мәчетендә беренче азан яңгырады (фото һәм видео)

Бүген районыбызның Түбән Яхшый авылында «Мирзаһит» мәчете ачылды. Аллаһ йортына әлеге исем бирелү юкка түгел.

                 Мәчетне шушы авылда туып-үскән, шушында яшәп, фидакарь хезмәт куйган Мирзаһит Мирзаяновның уллары төзеткән.

 Әтиләренең исемен мәңгеләштереп иман йортына "Мирзаһит" исемен биргән алар. Моннан берничә еллар элек Түбән Яхшыйның авыл башында Мирзаяновлар кадерле әниләре, гомер буе авыл балаларына белем һәм тәрбия биргән укытучы Сизова Александра Ивановна истәлегенә мәрмәр таш урнаштырган иделәр.

Авылдашлары Александра апаны үз итеп "Сания апа" дип йөртәләр.

                 Әти-әниләренә вафатларыннан соң да олы хөрмәт күрсәтүдә башлап йөрүче "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов дусларының киңәше буенча Александра апага куелган һәйкәл-таш торган бакча янына мәчет сафка бастырырга уйлый. Бүгенге тантанада Ильяс Мирзаһит улы мәчетне төзүдә өлешен керткән һәммә кешегә олы рәхмәтен белдерде. Әлбәттә, аның уй-ниятләрен якыннары, гаиләсе, туганнары хуплап ала.

Хатыны Лүзия апа, кызы Алсу, оныгы Эльвира мәчетнең эскизын ясыйлар, дизайнын эшлиләр. Ә инде төзелеш материалларын юнәтү, алып кайту, сыйфатлы итеп торгызуда улы Нияз, абыйсы Илдус һәм апасы Илгизәнең гаиләләре зур тырышлык куя.

Гомумән, бик күпләрнең хезмәте белән Түбән Яхшыйда санаулы гына көннәрдә айлы манара күтәрелә. 

          Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин районыбызда барлыкка килгән 58 нче мәчетне төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларга үзенең рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Аллаһыбыз кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өндәп намазлыклар бүләк итте. 

         Район җитәкчелеге исеменнән сүз алган Илшат Габдулхаев халкыбызның соңгы елларда рухи үсешкә омтылуын  билгеләп үтте. Быел Югары Яхшый җирлегенә караган Югары һәм Түбән Яхшый, Табанлыкүл авылларында берьюлы өч мәчет төзелә башлаган.

                Бүген инде "Мирзаһит" мәчетендә беренче азан яңгырады. Мәчеткә имамлык итү ышанып тапшырылган  Чишмәбаш авылында яшәүче Рим Галимәрданов авыл халкын, килгән кунакларны җомга намазына чакырып изге Коръән сүрәләрен укыды.  

              Республикабызда меңнәрчә мәчет төзелеп кулланылуга тапшырылса да күпчелеге аның буш тора, дип сөйләде Руслан хәзрәт Мортазин. 

Яхшыйда да бу хәл булмасын өчен авылда яшәүче бер баланы имамлыкка укыту кирәклеген әйтте. Иман йортын төзеткән Ильяс Мирзаяновка рәхмәт белдерергә сүз алган авылдашлар, кунаклар да мәчет буш тормасын, дигән теләктә. 

              Түбән Яхшый авылы халкы да мәчеткә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тели. Аерым гаиләләр, Коръән ашлары вакытында җыелган сәдакаларны  мәчеткә тапшырдылар.

              Мирзаһит абый белән бергә хуҗалыкта эшләгән Гаяз Фәхриев һәм аның хатыны Лена апа авылдашларга намазлардан соң Мирзаһит абый белән Сания апа рухына дога кылырга онытмагыз, дип тә нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

                    Үзе Богады җирлегендә яшәп, озак еллар "Тамыр" хуҗалыгын җитәкләгән Ильяс Мирзаянов туган авылына эзне суытмый. Аның бу изге гамәлләренә җирлек җитәкчелеге - "Эконом" хуҗалыгы рәисе Алмаз Кәримов, авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов аеруча рәхмәтле. 

         Мәчетнең эчке өлеше дә, тышкы кыяфәте кебек үк бик күркәм һәм матур. Иң мөһиме- бинага җылылык һәм су үткәрелгән. 

 

 

 

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев