Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Ураза- 2024: ФИТЫР СӘДАКАСЫ БИРГӘЧ һәм АЛГАЧ укыла торган догалар

Кемнәргә фитыр сәдакасын бирергә ярамый? Рамазан аенда фитыр сәдакасын һәр мөселман кешесе бирергә тиеш. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел: әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә. Зәкәт, фитыр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар. Сәдаканы Рамазан аенда бирәләр, Ураза гаете алдыннан бирү фарыз.

Фитыр сәдакасы фәкать мохтаҗларга бирелә.
Биргән кеше укырга тиеш:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим.Амин!

“Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең. Амин!”

Сәдака алган кеше укырга тиеш:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ. Амин!

Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Амин”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев