Ураза гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны мөкатдәс көн, бөек бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
Гаедел-фитыр, ягъни Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.
Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза гаете сөенечле көн соң? Ниһаять, көндез ашый һәм эчә алабыз дип бәйрәм итмибез, әлбәттә. Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
وَلِتُكْمِلُواْ الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُواْ اللّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
“Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп сезгә тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 нче аять).
Аллаһы Тәгалә безгә ошбу гаетне һәм шулай ук Корбан гаетен һәр елны үткәрергә кушкан. Шулай итеп, Аллаһ Раббыбыз безгә шатлану, сөенү көннәрен биргән. Бүген без Аллаһның әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең күркәм сүзләрен тыңларга, бергәләп Ураза гаете намазын укырга җыелдык. Аллаһ Раббыбыз изге ниятләребезгә һәм максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.
Мөхтәрәм җәмәгать! Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Рәсүлебез галәйһиссәлам гает намазларын бер тапкыр да калдырмаган. Гает намазын уку – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нык сөннәтләреннән, ягъни ваҗиб гамәл булып тора.
Әбу Һөрәйрә дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән:
التكبير زينوا أعيادكم با “Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”.
Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает көнендә 300 тапкыр “Сөбхәнналлаһи вә бихәдиһи” дип әйтсә һәм шушы зикер савабын мәетләргә багышласа, һәр кабергә мең нур керер, әгәр инде үзенең әҗәле җитсә, аңа да Аллаһы Тәгалә мең нур яктыртыр” (Имам Газзали китабыннан).
Вәһеб бине Мөнәббиһтан (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермасын!) риваять ителә: “Һәр гает көнендә Иблис үзенең иярченнәрен җыя, ә алар аннан сорый: “Йә хуҗабыз, син ник бүген шундый ачулы?” Иблис үз җавабында: “Бүген (гает көнендә) Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт өммәтен тулысынча гафу итте һәм сез аларны бүгеннән үк адаштырып, дөньяның ләззәте һәм шәһвәте белән мавыктырып аздырыгыз”, – дип әйтә. Шулай ук Ваһебтән риваять ителә: “Аллаһы Тәгалә Ураза гаетендә җәннәтне халык кылды һәм шунда иң хәерле агач утыртты, шулай ук Ураза гаетендә Җәбраил галәйһиссәламне вахи иңдерүче итеп сайлады һәм Ураза гаетендә Фиргавеннең сихерчеләрен гафу итте”.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает кичәсе төнен иман белән һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”, – дигән.
Риваятьтә килгәнчә, Ураза гаете җиткәч Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең фәрештәләрен җибәрер һәм алар юлга басып көчле тавыш белән мөрәҗәгать итәрләр, аларны җеннәрдән һәм адәмнәрдән кала бөтен мәхлуклар ишетер: “Әй Мөхәммәт өммәте, юмарт булган Раббыгыз каршына чыгыгыз, Ул сезне Үзенең юмартлыгы белән бүләкләр һәм зур гөнаһларыгызны гафу итәр”. Ә мөселманнар мәчеткә килгәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Алайса шаһит булыгыз, аларның әҗере һәм хакы минем мәгъфирәтем (гөнаһларын гафу итүем) һәм ризалыгым!”
Газиз туганнар! Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.
Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать!
Бүген шәүвәл аеның беренче көне. Бу айда алты көн ураза тоту пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәте булып тора. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Рамазан аенда ураза тоткан, соңыннан шәүвәл аенда янә алты көн ураза белән мөшәррәф булган адәм гомере буе ураза тотканның әҗер-савабына ирешер”.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкрана кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِن شَكَرْتُمْ لأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِن كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ
“Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер” (“Ибраһим” сүрәсе, 7 нче аять).
Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Бу игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң әүвәл үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкрана кылырга тиешбез.
Шөкрана кылуның иң беренче билгесе – бөтен галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһны тану, Аңа иман китерү. Барлык галәмнәрнең Раббысын танымау – иң зур көферлек. Аллаһны танымаучы кеше бу дөньяда Аның нигъмәтләрен башкалар белән тигез файдалана алса да, Аллаһның ахирәттә әзерләнгән барча нигъмәтләреннән мәхрүм кала. Ул бәндәгә җәһәннәм газабыннан башка берни дә юк һәм аның хәлен беркем дә, бу дөньяда тупланган бернинди байлыгы да үзгәртә алмый. Андый кеше Аллаһның бу дөньядагы бер өлеш байлыгына алданып, аның туксан тугыз өлешеннән мәхрүм кала.
Шөкрана кылуның икенче билгесе – Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәү. Аллаһны танып та, Ул кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Бу бәндә Аллаһның олы нигъмәте булган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала.
Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә түбәндәгеләрне җиткерә (“Фуссыйләт” сүрәсе, 30-32 нче аятьләр):
إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ نُزُلًا مِّنْ غَفُورٍ رَّحِيمٍ
“Дөреслектә, иман китергән кешеләр: безнең тәрбиячебез – Аллаһ диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә Аллаһның җәннәтләренә керерсез”, – диярләр.
Мөхтәрәм җәмәгать! Уйлап карыйк әле: Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында безгә нинди эшләрне кылырга һәм нәрсәләрдән тыелырга куша соң? Коръәни-Кәрим аятьләренең берсенә күз салыйк:
وَقَضَى رَبُّكَ أَلاَّ تَعْبُدُواْ إِلاَّ إِيَّاهُ
Раббың бары тик Үзенә генә гыйбадәт кылырга кушты (“Исра” сүрәсе, 23 нче аять).
Бу аятьтә әйтелгәнчә, мөселман булуның төп шарты – Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аңа гыйбадәт кылу. Әгәр адәм баласы чын күңеленнән Аллаһка һәм Кыямәт көненә (үлгәннән соң терелүгә һәм Аллаһ каршында хисап бирәчәгенә) ышанса, ул һәрвакыт яхшы булырга, кешеләр күргәндә дә, күрмәгәндә дә аларны рәнҗетүдән, малларын урлаудан, барлык начарлыклардан сакланырга тырышачак. “Чын мөселман нинди була?” – дигән сорауга сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Чын мөселман шундый була: башка кешеләр аның кулыннан да, теленнән дә, каннары, маллары хакында да имин булырлар”, – дигән.
Хәдистән күренгәнчә, иманлы адәм һичбер вакытта, һичкемгә дә теле яки кулы белән зарар китермәс һәм һичкемнең малына яисә канына зыян салмас.
Шушы хәдис турында уйлап карыйк әле, җәмәгать!
Көннәрдән беркөнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең сәхабәләренә шундый сорау биргән: “Кем ул банкрот?” “Безнең аңлавыбызча, бу сүз җитештереп чыгарган товар булмавын, акча юклыгын аңлата”, – дип җавап кайтарган сәхабәләр. Аллаһның рәсүле: “Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр: кем Кыямәт көнендә укылган намазлары, тотылган уразалары, бирелгән сәдәкалары белән килер, ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Шул начар гамәлләре өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң җәһәннәмгә ташланачак”, – дигән (Мөслим).
Хөрмәтле мөселманнар! Изге рамазан аенда без телләребезне гайбәттән, начар, буш сүзләрдән сакларга тырыштык, нәфесебезне тәрбияләдек. Алдагы айларда да бу хәдисне истән чыгармасак иде!
Мөхтәрәм җәмәгать! Адәм балаларының изге вазыйфаларының берсе – гаиләсе, ата-анасы, туган-тумачалары хакындагы вазыйфа. Гаилә турында шуны әйтергә кирәк, бөек динебез аның һәрбер әгъзасына күп кенә вазыйфалар йөкләгән. Гаиләнең һәр әгъзасы үз вазыйфаларын төгәл үтәсә, шул вакытта гаилә нык булачак, шуңа күрә ул вазыйфаларны белү генә җитми, аларны җиренә җиткереп үтәргә дә кирәк. Ул вазыйфалар түбәндәгеләр:
– гаилә башлыгы буларак, ир кеше бәхетен һәм сөенечен үз гаиләсендә генә эзләргә, башка гаилә әгъзаларыннан җитдирәк һәм төплерәк булырга, үз гаиләсен кирәк нәрсәләр белән тәэмин итәргә һәм ислам буенча яшәргә бөтен шартлар тудырырга тиеш;
– хатын-кыз иң беренче чиратта иренә карата булган вазыйфаларны үтәргә тырышырга, аны үз мәхәббәте, йомшаклыгы, игътибарлыгы белән бүләкләргә һәм, әлбәттә, гаиләнең намусын һәм шәрәфен сакларга тиеш;
– ир һәм хатын якты чырайлы, тәмле телле, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәргә, гаилә серләрен тышка чыгармаска, ниндидер аңлашылмаучанлык, каршылык килеп чыкса, бер-берсенә юл куярга, кирелек күрсәтмәскә тиеш;
– ата-ана үз балалары өчен күркәм үрнәк булырга, аларның матди һәм рухый ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Алар һәрбер балага гадел булырга, аларны начар дуслардан, хәрәм гамәлләрдән сакларга, яхшы белем һәм тәрбия бирергә, киләчәктә үзләренә күркәм холыклы тормыш иптәшләрен табарга ярдәм итәргә тиеш;
– балалар, үз чиратында, әти-әниләрен хөрмәт итәргә, тел белән дә, гамәлләре белән дә рәнҗетмәскә һәм үлемнәреннән соң да онытмыйча, алар өчен дога кылып торырга тиеш.
Алда әйтелгән кагыйдәләр буенча яшәгән гаилә, иншАллаһ, нык, сәламәт һәм бәхетле булачак.
Туган-кардәшләребез – безнең өчен ата-аналарыбыздан соң иң якын кешеләр, шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Алар хакында сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дигән: “Ризыгы киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен” (Бохари, Мөслим).
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәрберебезнең дә янәшәбездә күршеләребез бар. Туганнарыбызга караганда да ешрак аларга мөрәҗәгать итәбез. Күршеләр белән тыныч-тату тору, аларга яхшылык, игелек кылу – мөселманнарның изге вазыйфасы. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең мәшһүр бер хәдисен искә төшерәсем килә: “Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән булса, аңа хәерле сүз сөйләсен яисә дәшмичә торсын”.
Динебезне бизәүче гадәтләребезнең берсе – пакьлек. Хөрмәтле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Ислам пакьлек өстендә төзелгән, шуңа күрә пакьләнегез”, – дигән.
Әй мөселманнар! Бөтен эшләрегездә дә пакь булыгыз. Тәннәрегез, киемнәрегез пакь булган кебек, ишегалларыгыз, урамнарыгыз, ашый-эчә торган савыт-сабаларыгыз – һәркайсы пакь булсын. Пакьлек – сәламәтлекнең башы.
Мөхтәрәм җәмәгать! Тәне, киемнәре пакь булган кебек, чын мөселманның күңеле дә пакь булырга тиеш. Кешеләрнең иң хәерлесе булырга тырышырга кирәк. Халкыбызның: “Таш атканга да аш ат”, – дигән сүзләрен беркайчан да онытмыйк.
Газиз туганнар! Тормышыбыз гаять катлаулы, кайвакыт төрле яман күренешләргә дә тап булабыз. Болар барысы да мөселманнар җәмгыятен бизәми, әлбәттә. Мәсәлән, соңгы елларда, бигрәк тә яшьләр арасында үлүчеләр саны арта баруын, сәламәтлекнең начарлануы турында күп ишетәбез. Моның сәбәбе – аларның арасында тәмәке тарту, эчкечелек, наркотикларның киң таралуы. Кайвакыт кеше үз кәефен күтәрү, күңелен тынычландыру өчен хәмер һәм төрле наркотиклар куллана, ләкин моның киресе килеп чыга. Хәзерге вакытта медицина фәне хәмерне “дәвалану” өчен куллану сәламәтлек өчен зарарлы булуын күрсәтә. Хәмер арыганлыкны бетерми, көч тә өстәми, киресенчә, кеше организмы эшчәнлегенең сыйфатын киметә. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләре үзенең бер мөбарәк хәдисендә болай дип әйткән: “Исертә торган нәрсәләрдән ерак булыгыз! Шик юктыр ки, ул – һәрбер явызлыкның ачкычы” (Сөюти, “Җамигъ әс-сәгыйрь”).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев