Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Ураза тотканда укый торган догалар

Ураза тотар алдыннан иң элек ният кылырга кирәк. Динебездә гамәлләр нияткә карап бәяләнә, хәдистә әйтелә: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнә. Һәрбер кешегә ул теләгән (ниятләгән) нәрсә генә эләгәчәк».

 

Шуңа күрә ният дөрес булырга тиеш. Мөселманнар уразаны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә тота. Нияткә чит нәрсәләр (ябыгу, сәламәтлекне яхшырту, кешеләр алдында мактану һәм башкалар) катнашырга тиеш түгел.

Сәхәр вакытында уразага ният

Иртән сәхәр вакытында торып ашап-эчкәннән соң, түбәндәгечә ният кылабыз (татарча текстны да укып, мәгънәсен аңлап):

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә».

Татарча мәгънәсе: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Тексттан күренгәнчә, ниятебез бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә булырга тиеш.

Кичтән ниятләп куеп иртән сәхәрдә торып ашап-эчмәскә дә була, ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе салаваты булсын) әйткән: «Сәхәрдә ашауда бәрәкәт бар» — дигән.

Ураза тоткач авыз ачканда нинди дога укыла?

Ураза тоту — көне буена ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Тәүлекнең ураза тотып үткәрә торган вакыты имсак дип атала.

Кич белән авыз ачканда ифтар вакытында гадәттә түбәндәге доганы укыйлар. Иң элек хөрмә яки су кабып авыз ачабыз, аннан дога кылабыз:

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَ بِكَ آمَنْتُ وَ عَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَ عَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ. فَاغْفِرْ لِي يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَ مَا أَخَّرْتُ

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Йә Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Хәдисләрдән билгеле булганча ураза тотучының догасы — иң кабул булына торган догалардан санала. Шуңа күрә әлеге дога артыннан өстәп, үзегез теләгән нәрсәләрне сорый аласыз.

Чыганак: https://igelek.ru/uraza-totkanda-nindi-dogalar-ukyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев