Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Ураза тотсаң — гөнаһлардан арынырсың: Рамазан аена намаз вакытлары

Бүген, 22 март, кояш баеганнан соң, без ураза тоту, гыйбадәт кылу һәм яхшы гамәлләр эшләү аена — изге Рамазанга аяк басабыз.

Рамазан шәрифнең беренче көне — уразабызның башы, ягъни таң беленгәннән кояш баеганчы ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән һәм, гомумән, бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелып тору чоры ул.

Үзен хак мөселман дип таныган кеше (әгәр ул сәфәр кылучы мосафир яки авыру булмаса) Аллаһы кушуы буенча Рамазан аенда ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеге өчен, ябыгыр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип.

Рамазан-шәриф уразасы – ул организмны гына чистарту түгел, ә рухи чистарыну да.

 

Реклама

Гадәттә, хак мөселманнар ураза тоту белән бергә намаз гыйбадәте дә кыла. Намаз – иң файдалы хәрәкәтләр җыелмасы. Әлбәттә, дин тотучы аларны Хак Тәгалә ризалыгы өчен башкара. Мөселман дога яки намаз укыганда Аллаһы Тәгаләдән кичерүне сорый, үзендә ниндидер җиңеллек сизә башлый.

Тәравих намазлары Рамазан аена гына хас булган гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән, ошбу тәравих намазын, мөбарәк айның зиннәте иткән, төнге намазларны торгызу белән адәм баласына, әүвәлдә булган гөнаһарыннан арыну вә ярлыкану табу мөмкинлеге биргән.

 

Рамазан ае – пакълану, гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае. Аллаһы Тәгалә: «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз», – диде («Гыймран», 133 нче аять). Шушы изге айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгыйк. Күңелебезне чистартыйк, игелекле гамәлләр кылыйк, мохтаҗларга ярдәм итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев