Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Уразага ният кылу һәм авыз ачканда укыла торган догалар

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүген мөселман дөньясы кояш баегач, Рамазан аена аяк баса. Иртәгә, 11 март көнне таң беленер алдыннан, Актаныш районында яшәүчеләр 3.44 сәгатьтә сәхәр ашауларын тәмамларга тиеш була. Дин белгечләре сәхәрне иртәнге намазга кадәр 20 минут алдан тәмамларга киңәш итә.

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган доганы искә төшереп китәбез:

“Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә”.
Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачканда шушы дога укыла:
“Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев