Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Уразаларыбыз кабул булсын: Районкүләм ифтарда мөселман кардәшләребез авыз ачты

Бүген «Батыр» спорткомплексында ураза тотучы дин кардәшләребез өчен зурлап ифтар мәҗлесе узды. Актаныштан, барлык авыл җирлекләреннән килгән райондашларыбыз җәмәгать белән авыз ачты.

Районкүләм ифтар мәҗлесләрен «Батыр» спорткомплексында уздыру матур традициягә әверелде. Ифтар мәҗлесе  500гә якын кешегә атап әзерләнә. Бүгенге күркәм чарада да шуның кадәр райондашыбыз катнашты.

Районкүләм мәҗлескә олы яшьтәге кардәшләребез дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бердәй җыелды. Ислам диненең биш баганасының берсе булган- ураза тотучы, Аллаһының барлыгына, берлегенә иман китергән райондашларыбыз елдан-ел арта бара. Спорткомплекс каршындагы мәйдан машиналар белән тулы. Өлкән апа-абыйларны авыл җирлеге башлыклары үзләре алып килгән. Ә Актанышның 57 нче һәм РТС бистәләрендә яшәүче дин кардәшләребез өчен махсус автобуслар билгеләп куелган иде. Мөселманча киенгән түбәтәйле ир-егетләр, яулык япкан хатын-кызларыбыз бер-берләрен сәламләп залга уздылар. Ифтар мәҗлесендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның һәм Татарстан Диния нәзарәтеннән вәкилләр булу икеләтә күркәмлек өстәде. Җыелган җәмәгать белән бергәләп авыз ачуга кадәр ахшам намазын укылды. 

      Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм ТР Диния нәзарәтеннән, “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ифтар мәҗлесендә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Дин әһелләре ураза тотуның фазыйләтләре турында сөйләделәр. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев