Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Уразаны бозмый торган нәрсәләр

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән: “Әгәр кем дә булса ураза икәнен онытып ашаса, яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки аны Аллаһ үзе ашаткан вә эчерткән”, – дигән.

Уразаны бозмый торган нәрсәләр

  • — Күзгә дару салу, сөрмә тарту.
  • — Кан алдыру. Мәсәлән, анализ өчен.
  • — Тешләрне чистарту (пастасыз).
  • — Авызны су белән чәйкәп алу.
  • — Мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү.
  • — Искәрмәстән төтен иснәү (карылу), яки аш исләрен сизү.
  • — Υзеңнең төкрекләреңне йоту (әгәр дә төкерек авыз эчендә булса, ә авыздан өзелгәнен (төкерелгәнен) кире йоту ярамый).
  • — Йоклап алу.
  • — Әз генә косу (үз теләгең белән косу боза).
  • — Теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә, бер аш кисәген йоту.
  • — Медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру.
  • — Хуш исләр иснәү.
  • — Ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу.
  • — Дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев