Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Усыда мөслимә кардәшләр очрашты

2023 нче елның 14 нче февраль көнендә Актаныш районы Усы авылы җирлегендә «Мөхәммәт» мәчетендә мәчет каршында гыйлем алучы мөслимә кардәшләр белән очрашу узды.

            Чара җирлектәге дини гыйлем бирүнең торышы белән танышу, Усы авылы мөслимәләре белән аралашу максатында оештырылган иде. "Намаз - диннең терәге" исеме астындагы әлеге чарага Актаныштан өлкән абыстайларыбыз Зөһрә  Закирова, Ләйсән  Кадырова, Дилбәр Гәрәева һәм Актаныш мөслимәләр берлеге җитәкчесе Сәйдә Рахманова  килде. 
            Усы авылы мәчетендә 2022 -2023 уку елында  3 мөгаллимә - Муртазина  Финәрә, Заманова Гөлназ, Шәмсиева Алсу ханымнар атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә хатын-кызларга Коръән уку, әхлак, пәйгамбәрләр тарихы дәресләрен бирәләр. 12 мөслимәбез шул арада тәҗвид белән Коръән уку дәрәҗәсенә ирешеп, дини гыйлемнәр алуларын дәвам итәләр. Иң мөһиме, алар ныклы җәмәгать булып, дус булып тупланганнар, авыл мәчетенә ямь биреп фарыз гыйлемне алырга җыелалар. 
             Чарага килгән кунаклардан Зөһрә абыстай гүзәл әхлакның мөһимлеге, Ләйсән абыстай Мигъраҗ кичәсе вакыйгасы, Дилбәр Гәрәева намазның тышкы шартлары һәм рөкеннәре турында сөйләде. Очрашу ахырында Коръән Кәрим укып, дога кылынды.  Дини гыйлемнәр алу дәвамлы булып, мондый чараларның кирәклеген һәм башка җирлекләрдә дә оештыру мөһимлеге искәртелде. 
             Гомумән, очрашу бик мәгънәле, файдалы, йөрәккә ятышлы булып, һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
            Шундый чараны оештыручы Усы авылы мөгаллимәләренә киң күңеллелекләре  өчен Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын. Авылыгызның йөзек кашлары, юл күрсәтүчеләре, күркәм җәмәгать булып, халкыгызны мәгърифәт нуры белән балкытып яшәргә насыйп бусын!

Гөлнара Рахманова, Актаныш районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев