Хөрмәтле дин кардәшләребез, Актаныш районында яшәүчеләр өчен сентябрь аена намаз вакытын тәкъдим итәбез
Һиҗри календаре буенча буенча хәзер 1444 елның сәфәр ае.
Сәфәр ае
Риваятьләргә караганда, гарәпләр элек бу айны «борнас» дип йөрткәннәр. Бәдәви гарәпләр арасында иң мәшһүрләрдән исәпләнгән Гаднән кабиләсе Фәрнәк әмирлеген яулап ала, әсир төшкән фәрнәкле гаскәрләр зинданга ябыла. Анда начар шартларда яшәүдән бу әсирләр сары хастасы белән авырый башлыйлар. Күбесе әлеге афәттән үлә һәм бу йогышлы авыру халык арасында да тарала. Шул сәбәпле, борнас ае сәфәр (сары) дип үзгәртелә. «Сәфәр» сүзе гарәпчә сарылык, сары авыруы, сары төс, сызгыру, җил улавы мәгънәләрен аңлата. Гарәпләр элек бу ай төрле бәла-каза, афәт китерә дип курыкканнар. Пәйгамбәребез (сг.в.): «Айлар начар була алмый, безнең гамәлләребез начар», — дип халыкка бу хакта фикерне үзгәртергә кирәклекне аңлаткан.
Сәфәр аенда кайсы көннәрдә ураза тоту саваплы?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) дүшәмбе көнне туган. Шуңа атнаның шушы көнендә һәм пәнҗешәмбедә, шулай ук айның 13 е, 14 е, 15 е көннәрендә уразалы булу саваплы. Сәфәр аенда ураза тотсаң, әҗерең артыр, чөнки ул бәрәкәтле ай.
Cәфәр – хәвефле ай, кайгы-хәсрәт килергә мөмкин, сәдакасын биреп куярга кирәк, диләр. Монда, чыннан да, хәвефләнергә җирлек бармы?
Әлеге сорауга «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Аллаһ хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле...» – диде («Тәүбә», 36). Шуларның дүртесе – хәрам айлар, бу – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, рәҗәп айлары. Рамазан, зөлхиҗҗә, мөхәррәм айларын, башкаларныкына караганда, фазыйләтен артыграк кылды. Сәфәр аена килгәндә, ул Аллаһның башка айлары шикелле. Әлеге ай белән бәйле ырым-шырымнарның тамырлары җаһилият чорына барып тоташа. Гарәпләр элек хәтта айларның урыннарын үзгәртә, күчереп тора торган булганнар; сәфәр, шәүвәл айларында никахлашудан курыкканнар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) моны тыйды, сәфәр ае турындагы төрле ырымнарга ышанырга ярамый, дип әйтеп калдырды. Безнең халыкта әле дә, ике Гает арасында никахлашырга ярамый, дигән ышану яши (ә бит Пәйгамбәр Гайшә анабыз белән нәкъ менә шәүвәл аенда никахлашкан). Аракылы туй үткәрәләр, ә Аллаһның ачуын чыгардым дип уйлап та карамыйлар, бу туй ике Гает арасына туры килде инде, дип борчылып йөриләр. Без айдан, көннән түгел, ә гамәлебездән куркырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев