Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

100 ел элек чигелгән калфак рухы: Бүген "Туган як" музеенда Ландыш Мәгъдәнурованың "Әбием ядкаре" күргәзмәсе ачылды

“Туган як” музеенда район мәдәният сараеның рәссам-декортаторы Ландыш Мәгъдәнурованың “Әбием ядкаре” күргәзмәсе ачылды. Бу рәссамның икенче күргәзмәсе. Беренчесе 2014 елда оештырылган булган.

            Моңарчы картиналар иҗат иткән Ландыш 2019 елда әнисенең әбисенең калфагын табып ала. Хәдичәикебора Хәсәншина 100 ел элек сәйлән белән бәрхет калфаклар чиккән икән. Буыннан –буынга күчкән хәзинә рәссамда яңа хисләр тууга сәбәп була. Әлеге калфак бүгенге күргәзмәнең иң түрендә урын алган иде.

Аның янәшәсендә Ландыш чиккән, ясаган төрле фасондагы, берсеннән-берсе матур, затлы калфаклар. Аларның саны 120дән артып китә.  Шулай ук кул остасы теккән, чиккән милли камзуллар, түштиләр дә күз явын алырлык. 


            Ландыш Мәгъдәнурованың иҗат күргәзмәсен “Туган як” музее мөдире Мирсил Әһлетдинов ачып җибәрде. Музей хезмәткәре Рәйсә Шәрипҗанова Ландышның иҗат юлы белән таншытырганнан соң рәссамны хөрмәт итеп килгән кунакларга сүз бирде.

Реклама

           Ландыш Мәгъдәнурованың әнисе Земфира Мәгъдәнурова, әнисенең сеңелесе Фәнүсә ханым, хезмәттәшләре Ләйлә Галимова, остазы, рәссам Айрат Сәрвәров, мәдәният йортында эшләүчеләр исеменнән Инсан Хөсәенов һәм туганнары Ландышның осталыгына соклануларын белдерделәр.

Күргәзмә Ландышның сәләте белән беррәттән, тырышлыгын, зур хезмәтен дә күрсәтә. Сүз алучылар ихластан рәссамга уңышлар теләп чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев