Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

22 нче КВН: Дөнья- әйләнә дә баса

Дәрт-дәрманы ташып торган мәдәният хезмәткәрләре еллык планны җиренә җиткереп үтәргә өйрәнгән. 22 нче КВН сезонын да ныклы әзерлек белән каршылады алар.

Пучы, Теләкәй, Киров, Татар Суыксуы, Иске Богады зоналарында район җирлекләренең КВН командалары “Дөнья куласа, бер алды белән, бер арты белән баса” темасын ачып, юморлы, сатиралы, көлкеле һәм уйландыра торган чыгышлар ясады. Пандемия үзенекен итә: быелгы КВНда артистларны бәяләгән жюрига тамашачы булырга туры килде, бәйге, нигездә, буш залларда узды. Кайбер җирлекләрдә генә мәдәният йортларына килгән кызыксынучан авылдашларның саны дистәдән артмагандыр.  Артистлары авырган командалар ничек тә сынатмаска тырышты. Аз состав белән булса да дөньяның бер алды, бер арты белән басуын җирлек мисалында кызыклы итеп аңлаттылар.  

Озак еллар КВНның жюри әгъзасы булган, район мәдәният сараеның методик үзәк җитәкчесе  Альбина Гайнетднова артистларның быелгы сезонга ныклы әзерлеген билгеләп узды. Квнчылар, беренче бирем- сәламләү өлешендә командаларын тәкъдим иткәннән соң өй эшен- кыска метражлы кино күрсәткән. “Мәдәният” сүзе- Актаныш йөзе” дип исемләнгән 5 минутка кадәрге кинолар арасында Иске Сәфәр авылының “Зимагурлар” командасы әзерләгәне иң яхшысы булып чыккан. Гомумән алганда, жюри Иске Байсарның “БСШ”, Иске Богадының “Каенсаз”, Пучының “Дөбер-шатыр”, Иске Кормашның “Базар” командаларының һәм Аккүз квнчыларының чыгышларын югары балл белән бәяләгән.  

КВН эшләрен бәяләгәндә жюри юмор хисе,  жанр төрлелеге, номерларның образлы, сәнгать югарылыгында чишелеше, сәхнә культурасы, башкару осталыгы, башкаручыларның үзенә генә хас йөзен күздә тотып 3тән 7 гә кадәр баллар куйган. Шулай ук регламент саклану да урыннар чыгарганда йогынты ясый. Тупас һәм сүгенү сүзләре кулланылган очракта исә билгеләр төшерелгән.  

КВНның финалы актанышлылар арасында иң күп тамашачы җыя торган чараларның берсе иде. Быелгы сезонда исә юмор сөючеләргә көтәргә кала. Пандемия тизрәк тәмамланып, исән-сау булып, тамаша залларында очрашырга язсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев