Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

25 ел жюрида эшләгән Рәйлә Гарипова: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале балаларга үсәргә ярдәм итә

Татарстан Республикасының халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 25 ел жюрилык итә. Рәйлә Мөхәммәтхан кызы, шушы еллар эчендә «Йолдызлык» фестивале Татарстан районнарында мәдәнияткә мөнәсәбәтне үзгәртте, балаларга төрле яклап үсәргә ярдәм итте, ди.

13, 13 март көннәрендә Актанышта Актаныш,мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районннарының яшь талантлары катнашында  «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә 25 ел буена туктаусыз жюрилык иткән Татарстан Республикасының халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова  белән әңгәмә кордык. Иң элек Рәйлә Мөхәммәтхан кызыннан Актанышның яшь сәләтләренә карата фикерләрен сорадык.

-Актаныш районының мәдәни үсешенә «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бик нык ярдәм итә. Ул Актаныш районының «Йолдызлык»ка тәкъдим ителгән номерларында да чагыла. Бик матур номерлар күрсәтелде. Биючеләр, җырчылар, солистлар бик матур чыгыш ясады. Минем теләгем- «Йолдызлык» конкурсына тагы да күбрәк яшь буынны тартырга кирәк. Конкурс балаларга бик нык үсәргә ярдәм итә, тырышлыкка өнди. Үз илеңне, үз телеңне яратырга, традицияләрне сакларга өйрәтә, алга барырга ярдәм итә.

- Жюри бит остазлар белән дә эшли?

Әйе, конкурста катнашучыларның чыгышларын вокал, хореография, режиссура буенча профессиональ белгечләр карап, тикшерәбез. Үзешчән сәнгатьтә балалар ничек үсә, тырышлыгын күреп бәялибез. Профессиональлекләренә артык карамасак та, ярыш булгач, иң-иңнәрен сайлап алырга тырышабыз. Ярыш бит ул балаларны үстерә! Түгәрәк өстәлдә остазлар белән очрашабыз. Аларга фикерләрне, тәкъдимнәрне җиткерәбез. 

-Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына һәм «Созвездие-Йолдызлык»ның 25 еллыгына багышлана. Әлеге тематиканы ачыла алдымы?

– Быел тематика җаваплы булды. Районнар төрле яклап эзләнгәннәр, темаларга туры китереп репертуар сайланган. Бу конкурс районга, җитәкчеләргә балаларның талантын ачу буенча зур юл күрсәтте. Ярыш ул үстерә. Кайчандыр Татарстанның кайбер районнарында җыр, бию, культура ягы аксый иде. Хәзер барлык районнар моңа җитди карый. Яңа коллективлар барлыкка килде, яңа талантлар ачылды. Алар сәләтебезне күрсәтәбез, дип ашкынып торалар. 

https://t.me/airs16/37008

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев