Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне

25 март - Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Республикабыз мәдәнияте югары темплар белән үсеш ала. Уртак уңышыбыз - ул сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе! Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - үзенчәлекле "ранг" белгечләре ул....

25 март - Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Республикабыз мәдәнияте югары темплар белән үсеш ала. Уртак уңышыбыз - ул сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе! Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - үзенчәлекле "ранг" белгечләре ул. Аларның эшчәнлегеннән рухи-әхлак, тормыш якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша. Мәдәнияттән башка халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләп булмый. Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш - җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы. Сезгә сәламәтлек, иминлек, һәр башлаган эштә уңышлар телим!" - диелгән министрның котлавында.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/42692-25-mart---mәdәniyat-hezmәtkәrlәre-kөne.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев