Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Адымнар- Актаныш" гимназия комплексы укучылары Уфаның "Нур" Дәүләт татар театры артистлары белән очрашты

Бүген Актанышта Уфаның "Нур" Дәүләт татар театры гастрольдә.

          "Нур" театры Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мансур Гыйлаҗевның "Көлмәгез, мин үләм" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльгә кадәр артистлар гимназия укучылары белән очрашты. 

         Укучыларга артистлар белән күрешү онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Сәхнә серләре, биткә грим салу, тавыш ачу күнегүләре барысы да балаларга ошады. Артистка Дамира Сәетова куе, бәрхет тавышы белән "Җидегән чишмә" җырын сузганда бүлмә тып-тын калды, бигрәк матур һәм мелизмнары белән яшь йөрәкләрне дә айкады аның җырлары.

         - Артист апа-абыйлар әгәр театрга мәхәббәтең бар икән, артист буласың килә икән, тукталып калмыйча шушы хыялыңны тормышка ашырырга кирәклеген әйттеләр. Үзләренең тормышлары, сәхнәгә ничек аяк басулары турында  сөйләделәр. Минем төрле спектакльләрдә катнашканым бар иде, бу очрашуда әйтелгән фикерләрне тормышта да кулланачакмын,- ди 9 сыйныф укучысы Адилә Зиязетдинова.

        - Балалар да, мәктәп тә бик ошады. Укучылар тыйнак, саф татар телендә сөйләшәләр. Балалар белән очрашулар безгә дә бик кирәк. Бүген яшьлеккә, мәктәп елларына кайттык. Балаларга иҗади уңышлар телим, яңа уку елында уңышлар аларга, дип,-  теләкләрен җиткерде бүген спектакьдә баш рольне башкарачак, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Миңнененур Сәетова-Гыйздәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев