Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аешта җәмәгать үзәге ачылды

33,8 млн. сумлык бу мәһабәт бинаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "4нче ПМК" төзеп тапшырды. Биредә медицина, полиция инспекторы пунктлары, җирлек башкарма комитеты, китапханә, район почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 150 урынга исәпләнгән клуб урнашкан. Аеш авылында 157 хуҗалык исәпләнә, халкы 457 кеше тәшкил итә. Моңарчы агач бинада урнашкан иске җәмәгать үзәге урынына...

33,8 млн. сумлык бу мәһабәт бинаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "4нче ПМК" төзеп тапшырды. Биредә медицина, полиция инспекторы пунктлары, җирлек башкарма комитеты, китапханә, район почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 150 урынга исәпләнгән клуб урнашкан. Аеш авылында 157 хуҗалык исәпләнә, халкы 457 кеше тәшкил итә. Моңарчы агач бинада урнашкан иске җәмәгать үзәге урынына авыл халкына мондый зур бүләк бик кадерле, әлбәттә. Бу хакта үз чыгышында район башлыгы Э.Фәттахов та искә алды:
- Аешлылар - уңган халык. "Нигез" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәрчак алдынгылар сафында. Димәк, мондый бүләккә аларның тулы хакы бар, - диде Энгель Нәвап улы.
Татарстан башлыгы, авыл халкын бәйрәмгә әверелгән тантана белән котлап:
- "Нигез" хуҗалыгы, һәм, гомумән, Актаныш халкы республикада әйдәп баручылардан санала. Бу җәмәгать үзәге халык өчен бик тә кирәк, шуңа күрә аның өчен тотылган суммалар да тулысынча аклана дигән сүз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!"- дип белдерде Рөстәм Нургалиевич.
Бәйрәм бүләге итеп, матди-техник базасын ныгыту өчен, Татарстан Президенты үзәккә 500 мең сум күләмендә акчалата сертификат тапшырды. Шулай ук, медицина пунктына яңа электрокардиограф алу өчен дә сертификат бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев