Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АФӘРИН: Районыбызның яшь җырчылары “Сандугач сайрар илем” республика фестиваленнән зур җиңүләр белән кайта

Республиканың Әлмәт шәһәре бу көннәрдә яшҗ ​ җырчыларыбызны бергә җыйды. “Татнефть” АҖ оештырган “Сандугач сайрар илем” конкурсында Актанышның талантлары да катнашып зур җиңүләр яулады.

“Вокал. Халык җырларын соло башкару” номинациясендә Балалар сәнгать ​ мәктәбе укытучысы Сирина Исламованың шәкертләре Гөлия Заһертдинова 1 дәрәҗә, Зәлия Гыйлаҗева 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Остаз Лилия Мостафинаның укучысы Илмир Заһертдиновка 2 дәрәҗә лауреат исеме бирелде, Ленар Фәрдиева да хөрмәтләнде.

Гүзәлия Чекалина әзерләгән җырчылар- Гөлинә Закирова 3 дәрәҗә лауреат булып танылды, Арина Вәлиевага диплом тапшырылды.

Яшь талантларыбызны һәм ​ аларның укытучыларын ​ чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев