Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Агыйдел – Сарман арасына җырлы күпер үрде Актаныш

Узган атнада Сарманда 45 кешелек делегация белән Актаныш өлкәннәре булдылар. Аларны сарманлылар район чигендә якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны иң элек район башлыгы, җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыевка, Сарман районы...

Узган атнада Сарманда 45 кешелек делегация белән Актаныш өлкәннәре булдылар. Аларны сарманлылар район чигендә якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды.
Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны иң элек район башлыгы, җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыевка, Сарман районы ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголовка ике арадагы дуслык җепләрен ныгытуга керткән өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Кунакларга шундый ук һәм истәлек бүләкләрен район ветераннар советы да әзерләгән иде.
Актанышлылар район мәдәният йортында зур концерт куйды. Агыйдел, Сөн буе ягының җыр-моңнары, дәртле биюләре сарманлылар күңеленә хуш килде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде, һәр чыгыш ясаучыга чәчәкләр тапшырылды. Актанышлылар арасында "Балкыш" фестивале лауреатлары, Татарстанның, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде.
Очрашу тәҗрибә уртаклашу өчен генә түгел, инде аралары шактый якынайган ике район өлкәннәренә күрешү, сәламнәр алышу, тагын бер кат куллар кысышу өчен дә менә дигән җай булды. Исегезгә төшереп үтәбез: әле быелның җәй аенда гына сарманлылар Актанышта олы кунак булып, төбәкнең матур, истәлекле урыннарын карап, гүзәл Агыйдел буенда Сарман моңнарын калдырып киткәннәр иде. Очрашу барышында арада бер-берсен әллә кайчаннан белгән танышлар да табылды. Ә инде сәхнәгә чыгучылар арасында концерт буе баян партиясен алып барган күренекле җырчы Газинур Фәрукшинның абыйсы Мирзанур Фәрукшинның да булуы ямь өстенә ямь өстәде. Аны сарманлылар күптәнге танышлары кебек каршы алып, алкышларга күмде.
Кунаклар, соңыннан, район үзәгендә яуда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә, туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар.
Очрашулар никадәр күңелле булмасын, аларның ахыры була. Әмма ике якта да - сарманлылар һәм актанышлылар күңелендә дә "яңа очрашуларга кадәр" дигән ышаныч калды. Шулай булсын. Алда безне яңа очрашулар көтсен!
ФОТОЛАРНЫ КАРАГЫЗ: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/9-tema-dnya.html?start=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев