Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле- Россия Сабан туйларының бизәге

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел дәүләт статусында эшли башлавының 10 еллыгын билгеләп үтә.

             Татар халык җырларын, биюләрен, гореф-гадәт, йолаларын милләттәшләребезгә җиткерүче, пропагандалаучы “Агыйдел” җәйнең беренче аенда ел буена көтеп алган Сабан туе бәйрәмнәрен бизи.
           11 июнь көнне “Агыйдел”ебез Питрәч район Сабан туенда бәйрәм ачылышында чыгыш ясады, шулай ук тулы концерт программасын тәкъдим итте. 12 июньдә районыбыз Сабан туе кунакларын искиткеч матур эчтәлекле композиция белән сокландырды. Шушы ук көнне Башкортстан тамашачысы да кичке сәгатьләрдә “Агыйдел” концертын карап хозурланды. 
            Алда «Агыйдел»не Казан Сабан туе көтә. “Каенлык” бистәсендә уза торган милли бәйрәмебезгә әзерлектә катнашканнан соң 19 июньдә бәйрәмнең йөзек кашы булачак алар. 
           Россия төбәкләрендә дә безнең бай тарихлы ансамблебез көтеп алынган кунак. Екатеринбурта яшәүче милләттәшләребездән Сабан туена чакыру алганнар. “Агыйдел” ансамбленең иҗат коллективы 28 июньнән 2 июльгә кадәр Мордовиянең Саранск шәһәрендәге Сабан туе чараларда катнашачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев