Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ак Барска җан өрүче

Хезмәт урыныннан күптән кителсә дә тынгысыз тормыш элеккечә дәвам итә, ишек тупсасына тузан төшермиләр, аеруча укучылар, яшьләр белән аралашу кызыклы. Алар белән җирлекнең үткәннәре турында сөйләшәбез. ТРның яңа тарихыннан беренче Илбашыбызның якташыбыз М.Ш. Шәймиев икәнлекне яхшы беләләр, әмма дәүләтнең рәсми билгеләре хакында көймәләре комга терәлә. Самими затларыбызга карата бу уңайдан...

Хезмәт урыныннан күптән кителсә дә тынгысыз тормыш элеккечә дәвам итә, ишек тупсасына тузан төшермиләр, аеруча укучылар, яшьләр белән аралашу кызыклы. Алар белән җирлекнең үткәннәре турында сөйләшәбез. ТРның яңа тарихыннан беренче Илбашыбызның якташыбыз М.Ш. Шәймиев икәнлекне яхшы беләләр, әмма дәүләтнең рәсми билгеләре хакында көймәләре комга терәлә. Самими затларыбызга карата бу уңайдан бернинди авыр сүз әйтергә җыенмыйм, гаеп биредә аларга белем һәм тәрбия бирүчеләрдә.
Вазыйфа буенча мәктәпләрне карарга, төрле чараларга шактый йөрелде. Кайбер урыннарда шул күзгә ташлана иде: диварларына Татарстан Дәүләт гимнының булмаган текстын зурлап, сырлап куялар иде. Композитор Р.М. Яхин иҗат иткән музыка 1993 елның 14 июлендә ТР Югары Советы тарафыннан гимнның көе буларак расланды, 27 июльдә Министлар Кабинеты тарафыннан гимн турында карар кабул ителде, ә тексты исә соңрак кабул ителәчәк диелде. Быел ниһаять бу изге гамәл тормышка ашар кебек, чөнки аның буенча бәйге башланды. Вакытында директорларга әлеге хаталары турында әйткән дә, төзетелмәгәч - газетада катлы-катлы язып чыккан да булды, тик колак салдылар дип әйтә генә алмыйм. Җитәкчеләре шундый булган белем учакларында тәрбияләнгәннәр остазларын уза алмыйлар, әлбәттә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 апрель, 2012 27 (9672) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев