Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ак инеш» бию ансамбле «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округы форумы кунаклары алдында чыгыш ясады

24-25 август көннәрендә «Казан Экспо»да «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округы форумы уза.

            24 августта Актанышның данлыклы "Ак инеш" бию ансамбле Россиянең төрле төбәкләреннән килгән җәмәгатьчелек вәкилләре өчен әзерләнгән концертта чыгыш ясады. 

"Ак инеш" хореография ансамбле - Актаныш районының горурлыгы,ә Татарстан Республикасының энҗе бөртеге. Быелгы "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Лилия Фәтхуллина җитәкчелегендәге "Ак инеш" егетләре һәм кызлары Гран-прига лаек булды. Хәзер биючеләребез хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылган концертларда татар милли сәнгатен тәкъдим итүгә һәрвакыт чакыру ала. Кичәге форумда да аларның чыгышын алкышларга күмделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев