Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Ак инеш” һәм Сөмбел Харисова «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестивале Гран-при хуҗалары

Бүген Казанда гомуми белем бирү оешмаларының «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең финал гала-концерты узды.

Актаныш районыннан әлеге фестивальдә ике җиңүчебез бар.

“Ак инеш” бию ансамбле 13-18 яшьлекләр арасында “Хореография. Ансамбль» номинациясендә Гран-при алуга иреште. Җитәкчеләре ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина.

Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Сөмбел Харисова шулай ук үз яшьтәшләре арасында “Вокал” номинациясендә җиңү яулады. Остазы- БР атказанган сәнгать эшлеклесе Джон Мусин.

 Афәрин, яшьләрне ихластан җиңүләр белән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев