Актаныш

Аккалфаклылар: Актанышка тагын киләбез әле!

Актаныш районында күптән булганым юк иде инде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова узган атнада аккалфаклыларның Актанышта узачак өч көнлек күчмә утырышына чакыргач, сөенә-сөенә юлга кузгалдым. Беренчедән, Акта¬ныш¬ның "апаем","үскәнем", "бараем" "җырлаем" дип көйләп сөйләшүче ихлас, кунакчыл халкын күрәсем, Австралия¬дән, Польша, Казахстан,...

Актаныш районында күптән булганым юк иде инде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова узган атнада аккалфаклыларның Актанышта узачак өч көнлек күчмә утырышына чакыргач, сөенә-сөенә юлга кузгалдым.
Беренчедән, Акта¬ныш¬ның "апаем","үскәнем", "бараем" "җырлаем" дип көйләп сөйләшүче ихлас, кунакчыл халкын күрәсем, Австралия¬дән, Польша, Казахстан, Белоруссия, Таҗикстан, Төрек¬манстаннан, Россиянең 22 төбәгеннән, Татарстан районнарыннан җыелган иң булдыклы, татар дип, милләт дип янып-көеп йөрүче, һәм¬мәсе калфаклы һәм күр¬кәм киемле ханымнар һәм туташлар белән якыннан аралашасым, аларның гореф-гадәт¬ләребезне ничек кабул итүе, сеңдерүенең шаһиты буласым килде.
Актаныш тагын да ямьләнгән
Булдыклы ханымнар үз уңганлыкларын юлда барганда ук күрсәтеп алдылар. Казан-Актаныш арасының бик ерак булуын күздә тотып, Мамадыш "Ак калфагы" җитәкчесе Розалия Ибраһи¬мова үзенең кызлары белән сюрприз ясаган - элеккеге Кирмән ханлыгы янындагы Изгеләр чишмәсе буена кунаклар өчен чәй табыны әзерлә¬гән булып чыкты. Күңелләр хушлангач, тагын юлга кузгалдык.
Актаныш районы терри¬ториясенә керүгә нәкъ элек¬кечә - район башлыгы Энгель Фәттахов (хәзер ул ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры) һәм аның урынбасары Кадрия Идрисова эшләгән чаклардагы матурлык, чисталык күзгә ташланды. (Сүз уңаеннан, районның хәзерге җитәкчеләре бүгенге матур башлангычларның алар вакытында ук гамәлгә керә башлавын кат-кат искә алдылар.) Инде күптәннән яңгыр яумаса да (ни гаҗәп, без килгән көнне кичен бәрә¬кәтле яңгыр явып үтте), кырларында ашлык, рапс күкрәп үсә. Басуларында бер чүп әсәре дә күрмәссең. Акта¬нышның үзендә дә, авылларда да нәкъ шулай: бер йорт янында да биек-тәртипсез үскән үлән, кәкре агач-куак күренми. Һәр тарафта чәчәк тә чәчәк һәм төрлечә эш¬ләнгән, матурлап бизәлгән аккош, төрле хайван, кош-корт сыннары, миниатюр тегермәннәр, йортлар, коелар.
Ялгышмасам, күп еллар элек урамда - капка төплә¬рендә, оешма-учреждение иха¬таларында чәчәк үсте¬рүне дә актанышлылыр башлаган иде бугай. (Аннары бу башлангычны башка районнар да күтәреп алды, бирегә күрергә-өйрәнергә йөргән¬нәрен хәтерлим)
Бүгенге чараны да һәр¬вакыттагыча колачлы итеп оештырган актанышлылар. Район үзәгендә узган чаралардан тыш, төрле кыйтгалардан килгән 150 ак калфаклы кунакка "авыл туризмы" оештырып, татар авылла¬рның тормыш-көнкүрешен, йолаларын, күркәм гореф-гадәтләрен, тырыш һәм һәрь¬яктан уңган халкын күрсәт¬теләр. Кунаклар биш төр¬кемгә бүленеп, һәр төр¬кем аерым маршрутлар буенча йөреде, ул төбәккә генә хас булган һәм бүгенгәчә сакланып калган, яисә соңгы елларда яңартылучы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштылар. Танышып кына калмыйча, семинарда катнашучылар аларда үзләре дә катнаштылар, мастер-класс¬лар алдылар. Анысын "Ак калфак" җитәкчесе бик нык күзәтте һәм таләп итте.
Ул кунакларны алдан ук: "Без монда әбиебез янына кунакка кайтмадык, ә эшләргә-өйрәнергә дип килдек. Ышанам, бу көннәрдә биредә күргәннәр-өйрән¬гәннәре¬безне үз төбәкләре¬гездә таратырсыз, бигрәк тә бу эш¬ләргә яшьләрне җәлеп итә¬рсез, оештырыр, өйрә¬тер¬сез", - дип кисәтеп куйды.
Һәр төбәк шәхесләре бе¬лән данлы
Соңгы елларда мил¬ләте¬без, халкыбыз үз шәхесләре (гәрчә әле аларны кадерләү җитмәсә дә!), шәҗәрәләре белән кызыксына башлады. Актанышлылар семинар өчен дә шушы идеяне төп өлге итеп алганнар. Һәм бик тә мәгънәле, колачлы очрашулар килеп чыккан. Мәсәлән, Иске Кор¬маш авылында кунаклар шушы төбәкнең төп биш нәселе белән таныштылар. 1500 еллар тирәсен¬дә нигез салынган бу авыл¬ның килеп чыгышының әллә ничә төрле риваяте бар. Имеш, авылга Казан ягыннан килеп чыккан Кормаш исемле кеше нигез салган. Аның Бикә исемле бик тә чибәр һәм уңган хатыны булган. Шуңа да биредә озак еллар хәзерге Сабантуй бәйрәменә ох¬шаш "Бикә җыены" үт¬кәрелеп килгән.
Иске Кормашта заманында зур базар гөрләгән. Хәер, бүген дә алар базарлы авыл дәрәҗәсен төшер¬мичә, вәкарьле итеп яши¬ләр. "Кәҗә күпере" күле, "Кыйбла" чишмәсе - авыл¬ның кадерләп саклана торган табигать һәйкәлләре. Бала коендыру өчен суны әле дә әлеге чишмәдән алып кайталар икән. Аның күз тиюдән, төрле чирләр¬дән дә файдасы бар диләр.
Бу якларда һөнәрчеләр дә бик күп. Юкса бер авылдан өч атаклы рәссам-скульптор чыгар идемени? Дәрәҗәле исемнәргә лаек Васил Маликов, Әсгат Сә¬фәр¬галин, Зилфәт Басый¬ровларның исемнәрен би¬редә хөрмәтләп искә алалар, ядкарьләрен кадерләп саклыйлар. Без булган көнне дә алар яшәгән йортларга мемориаль такталар куелды, ә махсус оештырылган музейда аларның иҗат җимешләрен карау насыйп булды.
Татар дөньясында исеме мәгълүм, хәтта романнарга кергән Мирсәет Ардуанов (Гариф Ахуновның "Ардуан батыр" романын хәтерләгез) исеме дә кадерләп саклана биредә.
Һөнәрчеләр дигәннән, Зөһрә апа Сәлимованың чигүле мендәр тышлары, кашагалары, алъяпкычлары кайчандыр Мәскәүдәге күргәзмәләрдә дә булып кайткан. Сер итеп кенә әйттеләр: кияүгә чыгасы килгән кызлар, өйләнәсе килгән егетләр аннан парлы мендәр тышы чигеп бирүен сорый икән. Һәм андыйлар бер ел эчендә парлы да булып куя ди.
Биредә заманча капка-койма, евроремонт ясаучылар да җитәрлек. Мәсә¬лән, икесе дә авыл мәдә¬ният йортында эшләүче Венера һәм Ирек Хаҗиев¬ларларның йорты-ише¬галдына керсәң, оҗмахның үзенә эләккәндәй буласың. Андагы чисталык, төрле¬дән-төрле чәчәк, җырлап агучы чишмә, аның аша салынган басма, челтәрләп эшләнгән беседка һәм аның бәлештер, коймак, белендер пешерер өчен ясалган миче исләрне китәрде. Аккалфаклылар шунда ук бәрәңге шәңгәсе пешерү буенча мастер-класс та алдылар.
Бу авылның ветераннар коллективы "Хәзинә"¬нең чыгышларын тирә-як авылларда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Халык театры да гөрләп эшли һәм республикакүләм чараларда, бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулап тора.
Театр коллективы ди¬гәннән, ул көнне алар язучы Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектакленнән өзек тә, килен төшерү йоласын да күрсәттеләр, авыл урта¬сын¬дагы "Җырлы чиш¬мә"¬не дә төзекләндереп, яңа¬дан ачтылар - кыскасы, һәр чараның уртасында кайнадылар.
Тарихларның тирән төпкеленнән
Аккалфаклылар кичлә¬рен һәм Казанга кире кайтышлый фикер алышканда Уразай-Такталачык, Телә¬кәй-Түбән Суксу, Зөбәер-Әтәс, Әлем-Иске Байсар җир¬лекләрендә дә ул тө¬бәкләргә хас тарих, йолалар, андагы күркәм ке¬шеләр белән танышулары хакында биһуш булып сөйләделәр. Респуб¬лика¬бызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, легендар җырчыбыз Әл¬фия Авзалова, шагыйрьләр Гамил Афзал, Нур Баян, дра¬матург Риза Ишморат, артист Мөхтәр Мутин, 1924-1927 елларда ТАССР¬ның Үзәк башкарма комитеты рәисе булган Шәйгар¬дан Шәймәрданов, янә дис¬тәләгән язучы-ша¬гыйрь¬¬ләр, артист-җырчы¬лар, дәү¬ләт эшлеклеләре, журналистлар биргән тө¬бәк шул ул Актаныш. Ул атаклы шәхесләр һәм бу якларга гына хас йолалар белән таныштыру исә шул¬кадәр матур һәм мәгънәле итеп оештырылган иде - шуңа да исемнәре, эчтәлек¬ләре кунакларның һәркай¬сының исендә калгандыр, мөгаен.
Тарантаслы атларга утырып авылларга барулар, алма бакчасында карга боткасы пешерү, "Кичке уен", Сабантуй күренеш¬ләрен, исем кушу йоласын тамаша кылу, печәнчеләр белән бергәләп уха ашау - онытылырлык мизгел¬ләрме? Семинар шундый итеп оештырылган: һәр гореф-гадәт, йола мастер-класс бирү дәрәҗәсенә җитке¬релгән. Мәсәлән, дару үләннәре җыю, мунча себеркесе бәйләү, тәбик¬мәк, бәрәңге шәңгәсе, чәкчәк пешерү, гөбәдия өчен корт ясау, сепарат аерту, май язу, калфак чигү буенча мастер-классларны һәр аккалфаклы фото, видеога төшереп барды, бәйнә-бәйнә язып алды. Монысы, үз якларына кайткач, башкаларны өйрәтү өчен.
"Минтимер Шәриповичка сәлам әйтегез"
"Кая гына барсам да, Минтимер Шәриповичка сәлам әйтегез, диләр. Соңгы маршрут нәкъ аның туган авылы Әнәккә, аның әтисе Шәрип абзыйның музей-йортына булачак", - дип әйткән идем бит мин сезгә, - диде Кадрия Рәисовна, кайтыр юлга чыккач. - Менә бүген сез аның туып-үскән нигезен, авылы халкын күрерсез, сәламнәрегезне җитке¬рерсез. Алар нинди - Минтимер Шәрипович та шундый.
Төзек, матур, чиста авыл Әнәк белән Пучы. Мәчете күркәм, Бөек Ватан сугышында һәлак буган шагыйре Нур Баян мемориаль комплексы әллә каян балкып тора, ә Шәрип Шаһимөхәммәт улы музей-йорты аннан да гүзәлрәк. Анда безне театраль¬ләш¬терелгән Шәрип абзыйның Минтимерне укырга озату күренеше, яраткан Дөр¬галия апасы һәм туганнары каршы алды. Музей-йорт¬ны, аның ишегалдын, каралты-кураларны нәкъ Шәрип абзый яшәгән, Минтимер агабыз үскән вакытындагыча саклаганнар. Хәтта әле берничә ел элек кенә һәр килгән кунакны сыйлап җибәрә торган тәбикмәк тә 91 яшьлек Дөр¬галия апа пешергән кебек тәмле, сихәтле.
Тагын киләбез әле...
Күпләр Актаныш районы белән саубуллашканда шулай диде. Яраттылар, сокландылар алар бу төбәк¬тәге халыкка, аларның саф татарча сөйләшүенә, авыл¬ларның төзеклеге, чисталыгына, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне кадерләп, бөртекләп саклавына, шәхесләренә мөнәсәбәтенә, һөнәрле булуына.
Районның хәтта кечкенә генә авылларында да "Ак калфак" оешмасының филиалы бар икән. Һәм аларның һәммәсе гөрләп эшли. Районны, аның халкын, җитәкчеләрен, тарихын, олы шәхесләрен, йола, гореф-гадәтләрен биш бармагыдай белгән Кадрия Идрисованың әлеге күчмә утырышны нәкъ менә биредә уздырырга тырышуы, авылларда уттай эш өсте булуга карамастан, район җитәкчеләренең аның теләген кире какмаулары эзсез югалмас, Иншалла. Халкыбыз, милләтебез арасында таратырга дип никадәр күңел байлыгы, осталык дәресләре алып китте бит алар моннан...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: