Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш "ак калфаклылары"- Сабада

17 - 19 июль көннәрендә Актаныш районының Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының бер төркем вәкилләре Саба районына сәфәр кылды. Кәзкәй авыл җирлегеннән китапханәче, "Ак калфак" оешмасының җирлек җитәкчесе Г. Әхмздишинага анда бару бәхете елмайды. Сабада татар халкының гореф - гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп...

17 - 19 июль көннәрендә Актаныш районының Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының бер төркем вәкилләре Саба районына сәфәр кылды. Кәзкәй авыл җирлегеннән китапханәче, "Ак калфак" оешмасының җирлек җитәкчесе Г. Әхмздишинага анда бару бәхете елмайды. Сабада татар халкының гореф - гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп нигез" исеме астында өч көнлек күчмә утырыш үтте.
Делегатлар "Кияү мунчасы", "Орчык өмәсе", "Су юлын күрсәтү" йолаларын карады; Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау авылларында булды; Миңгәр авылында исә танылган артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе, музее, китапханәсе белән таныштылар; Саба мәчетендә васыятьнамә турында вәгазь тыңлады; Лесхоз авылында урман музеен, Бөтенроссияселекция орлыкчылык үзәген карады. Килгән кунакларга Саба халкы кунакчыл, ачык йөзле, кадер - хөрмәтен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев