Актаныш

Актаныш егете Ленар Шәех: «Китап ипи дә, сөт тә түгел»

Бауман урамындагы татар китабы кибетләрендә китаплар бик күп. Матур әдәбият, сүзлекләр, затлы альбомнар, аллы-гөлле балалар китаплары, дәреслекләр - кыскасы, бар да бар кебек. Татар китабының тышкы кыяфәте дә матур, саллы хәзер, кулга аласы гына килеп тора. Җитмәсә бәяләре дә кыйбат түгел. Бүгенге көндә шул басмаларны «тудыру йорты» Татарстан китап нәшриятында...

Бауман урамындагы татар китабы кибетләрендә китаплар бик күп. Матур әдәбият, сүзлекләр, затлы альбомнар, аллы-гөлле балалар китаплары, дәреслекләр - кыскасы, бар да бар кебек. Татар китабының тышкы кыяфәте дә матур, саллы хәзер, кулга аласы гына килеп тора. Җитмәсә бәяләре дә кыйбат түгел.
Бүгенге көндә шул басмаларны «тудыру йорты» Татарстан китап нәшриятында нинди яңалыклар бар, нинди китаплар чыккан һәм чыгачак икән? Шушы сораулар белән Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехкә мөрәҗәгать иттек.
- Ленар, «Татарстан китап нәшрияты» елына уртача күпме китап чыгара
- Без ел саен 200дән артык исемдәге китап чыгарабыз. Моңа матур әдәбият, балалар әдәбияты, фәнни-популяр китаплар, тарихи һәм фәнни хезмәтләр, сүзлек-белешмәләр, дәреслекләр һәм методик әсбаплар һ.б. керә.
- 200 бик аз түгелме соң ул?
- Аз түгел. Бу 200нең күбесе - татарча. Моннан тыш безнең ике, өч һәм хәтта аннан да күбрәк телле (бер әсәр берничә телгә тәрҗемә ителә - ред.) китаплар да шактый. Татарча-урысча, татарча-урысча-инглизчә. Әйтик, күптән түгел Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен 4 телдә (татар, инглиз, төрек һәм урыс) чыгардык. Әле алай гына да түгел, татарчасын кириллица белән дә, латин графикасы белән дә бирдек. Бу - чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә туган телләрендә укый алсын өчен эшләнде (әлеге китап кибетләрдә бар, бәясе - 70 сум - ред.). Ә узган ел Тукайның "Шүрәле"сен 15 телдә бастырган идек. Моннан тыш, былтыр Муса Җәлил шигырьләрен, быел, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Фатих Кәримнең сайланма әсәрләрен "ике телле" итеп чыгардык.
- Мондый «ике телле» китаплар нәрсә өчен кирәк? Аларга ихтыяҗ зурмы?
- Безнең республикада ике теллелек бит. Әгәр китап ике телдә басыла икән, аны татарлар да, урыслар да укый ала. Бу ана теленнән мәхрүм калган, ләкин күңелендә миллилек чаткыларын саклаган татарларга да файдалы. Бу китапларга ихтыяҗ бар. Киләчәктә Һади Такташны һәм Тукайны да шушындыйрак формада чыгарырга дигән планнарыбыз бар. Дөрес, Тукай әсәрләре Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган тәрҗемәче Венера Думаева-Вәлиева тәрҗемәсендә дөнья күргән иде инде. Хәзер төрләнеш кертергә, тәрҗемәләрне яңартырга кирәк. Әйтик, Муса Җәлилнең барлык шигырьләре дә урыс теленә тәрҗемә ителеп беткән иде кебек. Әмма аның былтыр чыккан китабына унбишләп яңа тәрҗемә керде, ә Фатих Кәримнекенә - кырыктан артык! Аларны нәшрият заказы белән махсус тәрҗемә иттеләр.
- Тәрҗемә дигәннән, элеккеге буын балалары «Башсыз җайдак» (Майн Рид), «Өч мушкетер» (Александр Дюма), «Робинзон Крузо» (Даниэль Дефо), «Капитан Грант балалары» (Жюль Верн) һәм башка бик күп чит ил классикасын, урыс классикасын иң элек татарча укый иде. Хәзер андый тәрҗемә китаплары күренми. Моның сәбәбе нәрсәдә?
- Профессиональ тәрҗемәчеләр аз. Без балалар өчен элеккеге классик тәрҗемәләрне кабатлап бастыра башладык. Әйтик, күптән түгел генә Андерсен әкиятләре, бертуган Гримм әкиятләре басылды. Әле менә яңа гына балалар өчен "Маугли"ның (Редьярд Киплинг) яңа тәрҗемәсе (Разил Вәлиев тәрҗемәсендә) дөнья күрде. Ел саен шундый өч-дүрт китап басылып килә.
- 80 нче елларда балалар һәм үсмерләр өчен язучы Роза Хафизова, Ләбибә Ихсанова, Җәүдәт Дәрзаманнар бар иде. Хәзер үсмерләр өчен татарча китаплар күренми кебек. Әлеге авторларны яңадан чыгару мөмкинме?
- Алар чыгып тора. Моннан тыш, Айсылу Галиева, Алмаз Гыймадиев, Айгөл Әхмәтгалиеваның бездә чыккан китаплары да үсмерләр өчен. Менә яңа гына бик матур рәсемнәр белән Каюм Насыйриның "Әбугалисина"сы чыкты. Аны да үсмерләр китабына кертергә мөмкин. Ә ике-өч яшьлек балаларга 6 китаптан торган "Уйный-уйный өйрәнәм" дигән җыентык чыгып килә. Моннан тыш балалар өчен спорт энциклопедиясе, нәниләр өчен бишек җырлары, уеннар һәм башка шундый яңа китаплар көтелә.
- Яңа әсәрләр, яшь язучыларның китаплары басыламы?
- Яшь авторлар - нигездә шагыйрьләр. Быел Лениза Вәлиева, Дания Нәгыймуллина, Фидаил Мәҗитовның -шигырьләр, Алмаз Мансуровның хикәяләр җыентыгы чыкты. Бу - аларның беренче җыентыклары. Узган ел шулай ук 5-6 яшь авторның китабы чыкты. Гомумән, Татарстан китап нәшрияты яшь каләм ияләренә һәрвакыт хәерхаклы.
- Әсәрләрне электрон яки аудиокитап форматында әзерләү мөмкинлеге юкмы?
- Нәшриятның www.tatknigafund.ru дигән сайты бар. Аннан бушка файдаланырга мөмкин. Ә махсус электрон китаплар чыгаруга килгәндә, киләчәктә бу эшне тормышка ашыру мөмкин булыр дип уйлыйм. Бу өлкәне безгә өйрәнергә кирәк. Хәзергә без өстенлекне басма китапларга бирәбез. Бик яхшы сайтыбыз эшли (www.tatkniga.ru - ред.), интернет кибетебез бар, ягъни китапларны сайт аша сатып алырга мөмкин. Укучы керә, үзенә кирәк китапны сайлый, акча күчерә һәм без аның заказын почта аша җибәрәбез.
- Алалармы соң?
- Бик яхшы алалар! Интернет аша күбрәк чит өлкәләр заказ бирә. Күбрәк матур әдәбиятны, балалар әдәбиятын сорыйлар. Сүзлекләр, тарихи китапларны сораучылар да бар.
- Китапны интернет аша сатып алу арзанракмы, әллә кибеткә барыпмы?
- Читтә яшәүчеләр өчен интернет аша алу файдалырак билгеле, Казанга килеп йөрисе юк. Ә башкалабызда яшәүчеләр гадәттә кибеткә киләләр.
- Татар китаплары нишләп арзан? Кайбер китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә нибары 10 сумга сатып алырга мөмкин. Мәсәлән, мин үзем яз көне Гамил Афзалның 3 томлыгын 10 сумга алган идем.
- Безнең бик яхшы сатыла торган һәм акрынрак сатыла торган китаплар бар. Китап бит ул ипи дә, сөт тә түгел, аны көн саен алып тормыйлар. Әмма кайбер очракларда, китап сатылып беткәч, нәкъ менә шул китапны эзләүчеләр табыла. Кайбер китаплар 5-6 ел дәвамында сатылып бетми икән, без аларның бәясен төшерәбез. Бу сатып алучылар өчен дә, безнең өчен дә файдалы, бәя төшүгә тиз игътибар итәләр һәм күпләп сатып ала башлыйлар. Әйтик, шул ук Гамил Афзал да тиз арада сатылып бетте.
- Сатылмый яткан китапларны киштәдә яки складта яткырганчы, татарлар яшәгән ерак төбәкләргә, китапханәләргә тарату отышлырак түгелме?
- 2011 елдан башлап, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның махсус карары нигезендә, Татарстан китап нәшрияты чыгарган һәр китапның тиражының 85 проценты республика китапханәләренә һәм Татар конгрессы башкарма комитеты аша чит төбәкләргә җибәрелә. Бу СССР вакытында тәртипкә салынган булган, әмма 90 нчы елларда ул система җимерелгән. Хәзер исә ул яңадан җайга салынды. Шуңа күрә бездә чыккан һәр китап район китапханәләренә дә, авыл китапханәләренә дә барып җитә.
- 85 проценты китапханәләргә киткәч, сатуга бик аз кала түгелме соң?
- Анысы шулай. Әмма без яхшы сатыла торган һәм сорау зур булган китапларның тиражын планнан тыш арттырып чыгара алабыз. Бу очракта артык тираж тулысынча сатуга куела. Республика районнарындагы, зур шәһәрләрдәге эшмәкәрләр белән дә элемтәдә торабыз.
- Татарстан китап нәшриятында китап чыгару авырмы? Моның өчен нәрсә таләп ителә?
- Башлап язучы автор иң элек Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда иҗат остаханәләре бар. Әлеге остаханәдә автор китергән әсәрне укыйлар, тикшерәләр, бәя бирәләр. Яңа әсәрнең вакытлы матбугатта басылган булуы да мөһим. Әгәр дә әсәр китап итеп бастырырга лаеклы дип табыла икән, остаханә үз бәяләмәсен һәм нәшрият директоры исеменә рәсми хат әзерли. Автор менә шул ике документ (остаханә тәкъдиме һәм хат), электрон һәм басма кулъязма белән безгә килә. Китапны җиде кат иләк аша уздырып, җентекләп тикшереп, киңәшләшеп кенә планга кертәбез. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк - дәүләт хисабына китап бастыру дигән әйбер Башкортстанда, Чувашиядә, Якутиядә һәм бездә генә бар. Башка төбәкләрдә язучы китабын йә үз хисабына, яки иганәчеләр акчасына бастыра. Ә Татарстан китап нәшрияты китабын да бастыра, гонорарын да түли, китапны сату белән дә шөгыльләнә.
- Татар китабына ихтыяҗ бармы?
- Татар китабына ихтыяҗ бик зур. Романнар, повестьларны, бигрәк тә хатын-кыз авторлар язган әсәрләрне күп сорыйлар. Балалар китапларын да күп алалар. Ә менә тарихи басмаларның урыс телендәгесе күбрәк сатыла. Тагын шунысы да бар, безнең китапларның сыйфаты бик яхшы. Без ел саен Русия күләмендә, чит илдә уздырылган китап ярминкәләрендә катнашабыз һәм югары бәяләнәбез. Безнең китаплар һәрвакыт сыйфатлы кәгазьдә, затлы тышлык белән басыла. Аларны кулга алырга да, укырга да рәхәт, бүләккә дә менә дигән!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: