Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш халкы Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Бүген район мәдәният йортының кече залында данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашу үтте. Очрашуның төп максаты - Әлфия Газиз кызы үзе туплаган " "Бибисара моңнары" дигән җырлар китабы белән Актаныш тамашачысын таныштыру иде. Халык күңеленә "Калфаклы сандугач" булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау...

Бүген район мәдәният йортының кече залында данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашу үтте. Очрашуның төп максаты - Әлфия Газиз кызы үзе туплаган " "Бибисара моңнары" дигән җырлар китабы белән Актаныш тамашачысын таныштыру иде.
Халык күңеленә "Калфаклы сандугач" булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел "Бибиcара моңнары" дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы "Сания" дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы - Әлфия Айдарская өйрәнеп, моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. "Бибиcара моңнары" - Сара Садыйкованың ноталы сигезенче басмасы.
Әлфия Айдарская - Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 92 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев