Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш кызы Сөмбел Газизова - “БикаФест” фестивале йолдызы (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

21 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм "БикаФест" фестивале гала-концерты узды. Быел ул 16 нчы тапкыр оештырылды. Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. Фестиваль үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра: - иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен,...

21 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм "БикаФест" фестивале гала-концерты узды.
Быел ул 16 нчы тапкыр оештырылды.
Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла.
Фестиваль үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра:
- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
- җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү;
- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү;
- сәләтле балалар һәм яшьләр - республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү;
- сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.
Фестиваль ел саен 12-30 яшьлек 200-ләп катнашучыны җыя. Алар «Иң яхшы автор-башкаручы», «Үз шигырен иң яхшы укучы» һ.б. номинацияләрдә ярыша.
Әлеге фестивальдә райондашыбыз, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Газизова Сөмбел дә үзенең иҗади сәләтен сынап карады. Нәтиҗәсе дә сөенечле аның: Актаныш кызы сайлап алу турында залда утыручыларны таң калдырып, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады.
Фестивальдә шулай ук гимназия-интернатның "Ак нур" вокаль ансамбле дә катнашты. Гимназиянең йөзек кашы булган ансамбль "Халык авыз иҗаты традицияләрен саклау өчен " номинациясендә җиңүче дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев