Актаныш

Актаныш мәктәбендә Алмаз Фазлыевның күргәзмәсе оештырылды (+ФОТОЛАР)

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә берьюлы ике күргәзмә эшләде. Күргәзмәләрнең дә ниндие әле!? Укучылар үзләренең мөгаллимнәре иҗат иткән матурлык белән таныштылар. Рәсем сәнгатен үз итүчеләр иртәннән ук Фазлыев Алмаз Гафият улының шәхси күргәзмәсе белән таныша башладылар: нинди генә сурәтләр юк биредә! Портрет, пейзаж, натюрморт һәм башка бик күп төрле иҗат...

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә берьюлы ике күргәзмә эшләде. Күргәзмәләрнең дә ниндие әле!? Укучылар үзләренең мөгаллимнәре иҗат иткән матурлык белән таныштылар.

Рәсем сәнгатен үз итүчеләр иртәннән ук Фазлыев Алмаз Гафият улының шәхси күргәзмәсе белән таныша башладылар: нинди генә сурәтләр юк биредә! Портрет, пейзаж, натюрморт һәм башка бик күп төрле иҗат җимешләрен тәкъдим итте рәсем укытучысы. Рәссамның мәктәптә оештырылган тәүге күргәзмәсендә 20дән артык картина бар иде. Илһамланырлык, сокланырлык, сихри рәсем дөньясы бүген шактый укучының күңелендә рәссам булу теләген бөреләндергәндер, мөгаен!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: