Актаныш

Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк

Халыкны өйдән чыгарып булмый, шуңа күрә бәй­рәм дә юк. Гадәттә, авылларда клуб мөдирләре әнә шундый сылтау табарга ярата. Ә менә Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк, диләр. Алар тумыштан сәләт­леме, әллә хезмәткәрләр кызыксындыра беләме? Бу якларга килеп чыккач, әнә шул сорауларга җавап эзләргә булдык. Дискотекада өлкәннәр дә бии Авылга нинди...

Халыкны өйдән чыгарып булмый, шуңа күрә бәй­рәм дә юк. Гадәттә, авылларда клуб мөдирләре әнә шундый сылтау табарга ярата. Ә менә Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк, диләр. Алар тумыштан сәләт­леме, әллә хезмәткәрләр кызыксындыра беләме? Бу якларга килеп чыккач, әнә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.

Дискотекада өлкәннәр дә бии

Авылга нинди генә кунак килсә дә, аны ипи-тоз белән каршылау гадәткә кергән. Бер кеше өчен дә концерт оештырырга мөмкиннәр. Авыл халкына моның бернинди авырлыгы да юк. Һәр авылда театр, ансамбль оештырылган. Шулай булгач, артистлар үзләренеке. Киров авылы мәдәният директоры Алсу Хуҗина әйткәнчә, халык белән бары тик уртак тел таба белергә кирәк. Авылда 800 гә якын кеше яши. Мәдәният йортында хез­мәткәрләр саны да тугызга җи­тә. Анда сәнгать мәктәбе­нең филиалы эшли. Балалар баян, вокал, рәсем, бию түгәрәкләренә йөри. Быел театрныкын да ачканнар. "Оста куллар" түгәрәгендә курчак­ларга киемнәр тегәләр, агачтан әйберләр ясыйлар.

- Элегрәк чараларга халыкны чакыра алмаган чак­лар да булды. Хәзер үгетләп торасы юк. Җитәкчелек үр­нәк күрсәткәч, башкалар да сән­гатькә тартыла. Укытучылар, тәрбиячеләр, хуҗалык җи­тәкчесе, авыл башлыгы - бөтенебез бергәләп эшлибез. Бездә һәр кеше җырлый-бии, - ди мөдир. - Кичләрен, сик­сәненче елларны искә алып, дискотекалар оештырабыз. Өлкән буын кешеләре дә рәхәтләнеп күңел ача. Элеккеге уеннарны уйныйбыз. Мәдәният йорты гөрләп тора. "Дуслык" бию ансамбле­нә дә "халык" исеме бире­лер­гә тора икән. Ә театр кол­лективы әлеге исемне 1985 елда ук алган инде. Ул чордагы артистлар әле дә сәхнә түрен­нән төш­ми. Иң өлкәненә - 60 яшь. Яшьләр­не дә тартырга ты­рышалар. Коллективта - 20 -25 кеше. Өлкәннәр һәм ба­ла­лар бе­лән елына берәр спектакль әзерләп, күрше авыл­ларга йөриләр. Башкортстан тамашачысын сөендерергә дә вакыт табалар. Уфа яшьләр театрының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов үзе дә әсәр­ләрне сәхнәләштерергә яр­дәм итә икән. Узган ел "Идел-йорт" төбәкара фестива­лен­дә катнашып, икенче урынны алганнар. Быел Казан тамашачысына Мирхәйдәр Фәй­зинең "Ак калфак" спектаклен тәкъдим итәргә җы­еналар.

Киров халкы концертларга ка­раганда спек­такльләр, биг­рәк тә драма әсәрләрен үз итә икән. "Авыл җирендә билет бәясен арттырып куеп булмый. Аны 50-100 сумга сатабыз. Елына 15-20 мең сум акча эшлибез. Бушлай куйган чаклар да була. Кая барсак та, заллар шыгрым тулы. Үзе­без­гә дә чакырабыз. Авыл­­даш­лар башкаларның да үзен­чәлеген, яңалык­ларын күрер­гә тиеш", - ди Алсу. Бер әсәрне сәхнәләштерү өчен ике айлап вакыт кирәк. Бу инде - авыл халкы төн буе клубта дигән сүз. "Репети­ция­ләр кайчак сәгать төнге 11-12 гә кадәр дәвам итә. Чын кү­ңелдән бирелгәч, өйгә кайту да онытыла", - ди авыл халкы.Артистлар комедия, трагедия, классик жанрларда спектакльләр әзерләгән. Ки­ләчәктә берәр рус язучы­сы­ның әсәрен сәхнә­ләш­тер­мәкчеләр. Театр белән генә мавыгып та булмый. Концертын да оештырырга, КВНына да әзерләнергә кирәк. Басуларга агитбригада белән дә чыгалар. Игенчеләрнең кү­ңел­ләрен дә кузгатып җибә­рәләр.

Телевизор да туйдыра

Реклама

Иске Байсар клубында да тормыш кайный. Милли ки­ем­нәр кигән, икмәген, чәкчә­ген тоткан авыл халкы безне җырлап-биеп каршы алды. "Элек-электән авылыбыз мә­дәниятле, мәгърифәтле булган. Мәдрәсә, күрше-тирә авыл­ларда бердәнбер рус мәктәбе эшләгән. Базарга кил­гән шамакайлар, аю би­етүчеләр халыкның күңелен ачкан", - дип сөйли клубта 43 ел эшләүче Әнвәр Вәлиев. - Мәдәнияткә караш үзгәрә. Баштарак халыкны телевизор үзенә "йоткан" иде. Бүген халык сәнгатьтән читләште дип әйтеп булмый. Үзебезнең артистлар концерт, спек­такль­ләр куйганда, залларда буш урын калмый. Танылган артистлар килгәндә дә аның кадәр кеше булмый хәтта.

Спектакль куюда барлыгы 20 ләп кеше катнаша. "Әбиләргә ни җитми?" дигән спектакль белән күрше Башкортстан районына бардык. Төрле бәйгеләрдә актив катнашырга тырышабыз. Сәнгать җи­тәк­чебез Фәнзилә Хәйриева да үз эшен җиренә җиткереп башкара. Җәй көннәрендә дискотекалар кайчак төнге сәгать 12 гә кадәр дәвам итә. Шәфкать туташы, социаль хезмәткәр булып эшләгән Рә­зилә Гыйздәтуллинага, лаек­лы ялга чыккач, китапха­нәче булырга туры килгән. "Ак калфак" түгәрәген җитәк­ләргә кушкач, аптырап калдым. Аны берничә кеше бе­лән башлап җибәргән идек. Әкренләп башкалар да кушылды. Кул эшләре белән шө­гыльләндек. Хәзер әби­ләр­дән калган элеккеге әй­бер­ләрне җыябыз. "Әбием­нең күңел сандыгы" дигән ки­чә үткәрдек. Балаларга иген чәчү йолаларын күр­сәтәбез. Мәктәп, мәдәният йорты, ки­тапханә бергә эшлә­гәндә, уңыш­лар да көттерми. Күлмәкне үз акчабызга тектердек. Кыш көне скандинавча чаңгыда йөрибез. Клубка килгәч, кан басымы көйләнә. Өйгә күңелгә сихәт табып кайтып китәбез", - ди ул.

Мәктәптә математика укытып лаеклы ялга чыккан Римма Разова да өендә тик утырмый. "Гел китап уку, телевизор карау да туйдыра. Клубта кул эшләре белән шөгыльләнбез. Бәйләргә өйрәндек, китаплар укыйбыз, шигырьләр тыңлыйбыз. Концертларда катнашабыз, спектакльләр куябыз. Өл­кәнрәкләр белән бергәләп ан­самбльгә йөрибез. Гаи­ләләре белән йөрүчеләр дә бар. Атнага ике мәртәбә килә­без. Көн буе клубта яткан чаклар да була. Авылда өлкән һәм урта яшьтәгеләр бик актив. Яшьләр азрак шул", - ди ул. Клубта унлап түгәрәк эшли. Яшьләр өлкәннәр белән бергәләп, самавыр куеп, чәй эчә. Күңелле яшиләр монда. Әле Болгарга экскурсиягә барырга җыеналар. Иске Байсар әбиләре авыл учагын дөрләтеп яши.

чыганак: http://www.vatantat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: