Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш үзәк балалар китапханәсендә – яңа китаплар (ИСЕМЛЕК)

Сөмбел Гаффарова. Чынга ашачак хыял: Балалар өчен фәлсәфи-аллегорик повесть. Рухия Ахунҗанова. Шәһре Биләрдә кунакта: озын хикәя. Бу хикәя апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләрдәге Җәмигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында. Китап урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Спорт энциклопедиясе: Малайларга, кызларга. Бу энциклопедия спорт сөюче...

Сөмбел Гаффарова. Чынга ашачак хыял: Балалар өчен фәлсәфи-аллегорик повесть.
Рухия Ахунҗанова. Шәһре Биләрдә кунакта: озын хикәя. Бу хикәя апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләрдәге Җәмигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында. Китап урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә.
Спорт энциклопедиясе: Малайларга, кызларга. Бу энциклопедия спорт сөюче балалар өчен менә дигән ярдәмлек.
Рәим Гобәев. Балачагым килә каршыма: әдәби-документаль повесть, мәзәкләр. Бу китапка Мамадыш районы язучысы Рәим Гобәевнең үзе яшәгән чорны тасвирлаган әдәби-документаль повесте белән бергә Мамадыш төбәгенә караган мәзәкләре тупланган.
Разил Вәлиев. Мәхәббәт һәм нәфрәт: шигырьләр, повестьлар, истәлекләр. Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары кертелгән.
Рәфкать Кәрами. Кая чабасың, гомер юртагы?: роман. Бу роман - "Олы юл да сикәлтәле" исемле трилогиянең өченче кисәге. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тирән психологик кичерешләргә, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга,четерекле вакыйгаларга бай. Китап киң катлау әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителә.
Рәдиф Сәгъди. Сынган беләзек: пьесалар. Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат иткән драма әсәрләре туплап бирелгән.
Җәүдәт Дәрзаман. Җиләкле көннәр: повестьлар. Танылган балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның бу китабына ике повесте туплап бирелгән. "Җиләкле көннәр"дә авыл баласының беренче садә, самими мәхәббәте, ә "Бизмән йолдызлыгы" дигән маҗаралы повестенда укучыга бик кызыклы гаҗәеп хәлләр, вакыйгалар тасвирлана.
Татар сәяхәтнамәләре. Әлеге китапта XVIII-ХХ гасыр башы аралыгында төрле авторлар тарафыннан язылган сәяхәтнамә жанры үрнәкләре бирелә. Анда татар илгизәрләренең төрле максатлар белән ерак кыйтгаларга юл йөрүе - сәфәрләре тасвирлана. Күптөрле мәгълүматларга бай мондый юлъязмаларны халык электән үк яратып укыган, һәм бу жанр бүгенге көндә дә популяр. Китап татар әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
Казан Кремле: китап-альбом. Китап-альбом Казан Кремле тарихына багышлана. Аның элгәре этаплары 1994-2005 елгы археологик казу эшләре материалларына нигезләнеп торгызылды. Китапта шәһәрнең соңгырак чорлардагы тарихы турында хәбәр итә торган иллюстратив материаллар кулланылды.
Китап укучы дусларыбыз! Без сезне китапханәдә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев