Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар Эльмира Җәлилова һәм Йолдыз Миңнуллина белән очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм. Һәр яңа таң җирдә яңа алыш. Дәръя даулап шашкан йөрәгеңне учларыңа кысып синең әнә Шып-шыр бушлык тарафына китеп барыш… Ярты карыш…якынаю булган. Төсе уңган Төштән никтер дертләп уянуым. Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны. Синең язмышыңда минем Табылмаган килеш югалуым. Ишетелә синең тын алуың. Кара төндә...

Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм.
Һәр яңа таң җирдә яңа алыш.
Дәръя даулап шашкан йөрәгеңне учларыңа кысып синең әнә
Шып-шыр бушлык тарафына китеп барыш…
Ярты карыш…якынаю булган. Төсе уңган
Төштән никтер дертләп уянуым.
Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны. Синең язмышыңда минем
Табылмаган килеш югалуым.
Ишетелә синең тын алуың. Кара төндә
Минсез никтер җиңел сулау кебек.
… Соры бушлык тарафына юл алуың. җан түреңә
Калдырам мин кайнар кояш элеп.
Тоташ яңгырлардан ялыксам да. Зарыксам да.
Кояшымны кире кайтар, димәм.
Ал таң ата. Күзләремдә зәп-зәңгәр күк бата.
Май югыйсә. Җанга салкын тигән.
Эльмира Җәлилова
Күренекле шагыйрә, күп җырлар авторы, якташыбыз Эльмира Дамир кызы Җәлилова бүген Актанышта үзен яраткан тамашачы белән очрашты. Әле яңа гына табадан төшкән "Төнге кояш" китабын район халкына тәкъдим итте ул.
Эльмира Җәлилова белән билгеле яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да актанышлылар алдында чыгыш ясады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев