Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар Казанда бүләкләнделәр

Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында 1 июнь көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле шүрәле" VII Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Бәйгедә Татарстан һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән балалар катнашты. Үзләренең иҗат эшләре белән Актаныш укучылары...

Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында 1 июнь көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле шүрәле" VII Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды.
Бәйгедә Татарстан һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән балалар катнашты.
Үзләренең иҗат эшләре белән Актаныш укучылары да зур өлеш керттеләр, һәм аларның эшләре уңай бәяләнде. Балалар сәнгать мәктәбеннән Йолдыз Сәрварова - II дәрәҗә лауреат, Раушания Гыймазова - дипломант; сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Сөмбел Фазаелова - I дәрәҗә лауреат, Алисә Фәрдиева кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар (остазлары - Айрат Сәрваров).
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Динар Арсланов III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (остазы Ришат Сибгатуллин).
Җиңүче укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев