Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар райондашларны елатты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Март аенда райондашларыбыз театр дулкынында яшәде дисәк, һич ялгыш булмас. Драма коллективлары смотры гыйнвар, февраль айларында авыл мәдәният йортларында гөрләсә, аеруча уңышлы чыгыш ясаган 12 коллектив Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында сәхнә тотты. Алар - Яңа Әлем, Күҗәкә, Байсар, Теләкәй, Аккүз, Татар Суксу драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров,...

Март аенда райондашларыбыз театр дулкынында яшәде дисәк, һич ялгыш булмас. Драма коллективлары смотры гыйнвар, февраль айларында авыл мәдәният йортларында гөрләсә, аеруча уңышлы чыгыш ясаган 12 коллектив Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында сәхнә тотты. Алар - Яңа Әлем, Күҗәкә, Байсар, Теләкәй, Аккүз, Татар Суксу драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров, Богады, Зөбәер,Сәфәр,Пучы халык театрлары.
21 март көнне Актаныш халык театры атналыкка йомгак ясады. Алар М. Гыйләҗевның "Яратылыш" пьесасы буенча куелган "Мин бит сине тапкан идем" драмасын халыкка тәкъдим итте. Мөгаен, залда утыручылар әлеге әсәрне карап тетрәнми калмагандыр: чын артистлар дәрәҗәсендә үз осталыкларын күрсәткән коллективның тамашасын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде. Сәхнәдә чын тормыш кайнады, бер мәлгә чынбарлык белән театр кушылган кебек тоелды. Геройларның хис-кичерешләре залда утыручыларга күчте, тамашачы алар белән бергә тормыш хаксызлыгын кичерде, мәхәббәтнең көченә инанды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Актаныш халык театры быел яшәргән - сәхнәне яшьләр тотты. Залда утыручыларны нәкъ менә яшьләр дулкынландырды, яшьләр елатты. Рольләрне башкарган Илнур Локманов, Лилия Талипова, Айнур Хөсәенов, Филүс Галиуллин, Рөстәм Хөсәенов, Алсу Булатова, Альберт Мансуровлар сәхнәдә "йолдыз" булып кабынды бу көнне.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев