Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның "Бүләк" аланында татар ханлыгы төзелгән

"Тарих кайтавазы" дип аталган әлеге агымда балалар үз ханлыкларын булдыра. Актаныштагы "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерендә тантаналы рәвештә яңа смена ачылды. Районда татар телен үстерү һәм камилләштерү максатында рус алынмаларыннан котылу да максат итеп куелган. Шул сәбәпле, "лагерь" һәм "смена" урынына "алан", "агым" терминнары кулланыла. Балалар һәм әйдаманнар (вожатыйлар)...

"Тарих кайтавазы" дип аталган әлеге агымда балалар үз ханлыкларын булдыра.
Актаныштагы "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерендә тантаналы рәвештә яңа смена ачылды.
Районда татар телен үстерү һәм камилләштерү максатында рус алынмаларыннан котылу да максат итеп куелган. Шул сәбәпле, "лагерь" һәм "смена" урынына "алан", "агым" терминнары кулланыла. Балалар һәм әйдаманнар (вожатыйлар) бары тик татар телендә генә аралашырга тиеш.
Бу елга инде өченчесе булган агымның ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашәрипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, алан җитәкчелеге, балалар һәм әти-әниләр катнашты.
Чара ачылышына үзенчәлекле театраль тамаша әзерләнгән иде. Ул "ханлыкларның" сәламләүләреннән башланып китте.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә җәй буена балалар өчен 8 алан агымы каралган. Аларда 30 чит регион һәм Казахстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстан кебек чит илләрдән балалар ял итә. Әлеге агымнарның һәрберсенең максаты татар теле мохитен тудырып, балаларга телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәтүдә. «Тарих кайтавазы» агымына уңышлар телим. Агым көннәрен күңелле, рәхәт һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрегез», - дип, үз теләкләрен җиткерде Гөлия Мусина.
Алан директоры Ленар Хөсәенов сүзләренә караганда, әлеге агым бик үзенчәлекле."Тарих кайтавазы" агымында без алан эчендә каһанлык төзибез. Бездә төркемнәр ханлыкларга әйләнә. Алан директоры − хан, өлкән әйдаман − вәзир, әйдаманнар − тарханнар, төркем башлыклары − бәкләр була. Шулай ук безнең хөкүмәттә хөкемдар һәм инквизитор эшли. Алар һәр ханлыкка үз конституциясен булдырырга, аны сакларга ярдәм итәләр. Моннан тыш, һәр ханлыкның үз исеме, үз сөрәне, үз җыры һәм үз байрагы бар. Шулай ук каһанлыкның үз акчасы гамәлдә. Аларда республикабызның истәлекле урыннары, татарның бөек шәхесләре сурәтләнгән. Балалар ул тәңкәләрне балларга, ә балларны төрле отышлы мөмкинлекләргә алыштыра ала. Мәсәлән, кибеткә чыгып керү", − дип аңлатып сөйләде Ленар Хөсәенов "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Бүгенге көндә аланда 150 бала ял итә. Аларның 80е Актаныштан, калган 70е чит төбәкләрдән. Регионнар географиясе киң: Казахстан, Коми, Башкортстан, Марий Эл кебек республикалардан, Кемерово, Иваново, Курган, Оренбург, Томск өлкәләреннән, Санкт-Петербург һәм башкалабыз Казан шәһәрләреннән балалар бар.
"Максатларыбыз, әлбәттә, балаларны кызыклы итеп ял иттерү, аларга татар телен тирәнрәк өйрәтү, үз халкыбызга һәм аның тарихына мәхәббәт уяту, һөнәрчелекне үстерү булып тора. Ә иң төп максат − милләтне саклау", - ди Ленар Хөсәенов.
Балалар аланда ял итеп кенә калмый, ә җыр, бию, тарих, инглиз теле, хокук, уңышка ирешү, татар мифологиясе кебек дәресләрдә белемнәрен дә арттыра. Алардан тыш, төрле мастер-класслар узуы көтелә: калфак тегү, балчыктан әйберләр ясау, татар шәхесләре белән танышу һ.б. Шулай ук балалар көн саен Актанышның "Лачын" боз спорт сараенда һәм "Дулкын" бассейнында ял итәләр. Агым дәвамында бай тарихлы Уфа шәһәренә экскурсия дә планлаштырыла.
"Тарих кайтавазы" агымын киләчәктә форум дәрәҗәсендә уздырасыбыз килә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, һәр төбәкнең үз йөзе булырга тиеш. Актанышта туризм тармагын үстерү эшләре тормышка ашырыла башлады. Актанышның йөзе булачак шушы туризм тармагына бәлки без дә үз өлешебезне кертә алырбыз дигән ышанычта калабыз", − ди Ленар Хөсәенов.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/21/123307/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев