Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш–Петербург: “Образ” – Гран-при!

"Образ" эстрада һәм заманча хореография халык ансамбленең Уфа шәһәрендә "Талантлар канатында" халыкара фестивалендә Гран-при яулап кайтуы турында газетабызда язган идек инде. Шушы фестивальнең финал өлеше - ягъни зоналарда җиңү яулаган иң-иңнәрнең көч сынашы май бәйрәмнәре чорында Петербург шәһәрендә узды. Ерак юл кыенлыгы да куркытмады - "Образ" студиясенә йөрүче 65 баладан...

"Образ" эстрада һәм заманча хореография халык ансамбленең Уфа шәһәрендә "Талантлар канатында" халыкара фестивалендә Гран-при яулап кайтуы турында газетабызда язган идек инде. Шушы фестивальнең финал өлеше - ягъни зоналарда җиңү яулаган иң-иңнәрнең көч сынашы май бәйрәмнәре чорында Петербург шәһәрендә узды. Ерак юл кыенлыгы да куркытмады - "Образ" студиясенә йөрүче 65 баладан 28е, аларның әти-әниләре һәм төркем җитәкчесе Роман Миндияров тәвәккәлләп, Рәсәйнең төньяк башкаласын яуларга сәфәргә кузгалдык.
Әлбәттә, киткәнче, иң элек юл, яшәү урыны, ашау-эчү мәшәкатьләрен хәл итү кирәк иде. Район хакимиятеннән транспорт белән һәм матди ярдәм зур булды. Шулай ук, хакимият ярдәме белән иганәчеләр табылды, элемтәләр урнаштырылды. Әти-әниләргә дә газизләрен бу сәфәргә озату өчен кесә якларын байтак кына бушатырга кирәк иде. Өстәп, 7-10 яшьлек кыз-малайлар андый ерак җирләргә бары тик үз якыннары озатуында гына йөри. Бер гаиләдән икеләтә чыгым дигән сүз. Шуңа да фестивальгә баручы балалар саны студиягә йөрүчеләрнең бер өлешен генә тәшкил итте. Әмма тәвәккәлләп балаларын озаткан әти-әниләр дә, яшь биючеләр үзләре дә үкенмәгәннәрдер - онытылмас мизгелләре, кабатланмас тәэсирләре, рухи яктан баеткан тарихи истәлекләре белән күңелдә тирән эз калдырган сәяхәт булды ул.
Күп йөргән -күп күргән
Беренче көн. Поезд тәгәрмәчләре тыкылдавын тыңлый-тыңлый тәүлек ярым барганнан соң, ниһаять, 4 май иртәсендә Петербургка килеп җиттек. Авыр юл сумкаларыбызны сөйрәп (анда әле өстәп ике биюгә 50ләп костюм да бар), вокзал каршына чыксак, иганәчебез, якташыбыз, Петербургта яшәүче Дәниф Салихов якты елмаеп басып тора. Актаныштан ук аңа тәгаенләп алып килгән чәкчәгебезне рәхмәтләребез әйтеп тапшырдык. Безне отельгә илтергә тиешле автобусны сәгатьтән артык көтәргә туры килде килүен, аның каравы, шушы иртәнге сәгатьләрдән үк шәһәр буйлап экскурсия оештырды озатып йөрүче апабыз. Император Александр II дөнья куйгач, улы тарафыннан аның хөрмәтенә төзелгән "Спас на крови" дәүләт истәлек-музее, император Павел Iнең өрәге яши дип саналучы Михайлов замогы, Нева буена урнашкан Баш Адмиралтейство бинасы - болар безнең шәһәргә аяк басуыбызның беренче сәгатьләрендә үк танышкан архитектура истәлекләре. Гомумән, Петербург - һәр ташы, һәр баганасы, һәр урам-тыкрыгы тарихи истәлекле шәһәр. Һәм алар һәммәсе кадерләп саклана.
Отельгә урнашып, тамак ялгауга, "Образ"ның җитәкчесе Роман Миндияров, чыгыш ясаячак урынны карап кайтыйк, дип әйдәкләп алып китте. 35 кешелек зур гына төркем метрога төштек. Без - сигез өлкән - ана карчыгалар шикелле, балаларның берсен дә күз уңыннан югалтмаска тырышып, алан-йолан киләбез. Ярый әле һәркайсының аркасында "Йолдызлык"та җиңгәннәргә бирелүче рюкзаклар - аерылып торалар.
Шушы чыгып китүдән үк, сәхнә белән танышуга, җәяүләп Петербургның иң үзәгендәге матур урыннарны барладык. Затлы Янтарь галереясы яныннан үттек, эченә керү насыйп булмады - андый бәхет бары тик чит ил сәүдәгәрләренә генә елмая икән. Архитектурасына көнчыгышның гүзәл мозаикасын, якты төсләрен, чуар бизәкләрен һәм төньякның кырыслыгын сыйдырган, Евопада иң зур саналучы үзәк Җәмигъ мәчетен күрдек. Төркемебездән Рәеф Салихов, җомга намазына барып кайткач, мәчеткә кешенең искиткеч күп килүе, араларында татарларның аеруча күплеге хакында сөйләп сөендерде.
Петропавловск ныгытмасына таба барганда, елга өстендә күпләп җыелып торучы паром-көймәләр күзгә чалынды. Биредә су экскурсияләре бик популяр, әлбәттә, арада көндәшлек тә зур икән. Безнең зур төркемне ярты бәягә бик сөенеп кабул иттеләр.
Петербург - утраулар һәм күперләр шәһәре. Аны Төньяк Венеция дип атаулары да шуннан. Шәһәр 300 күпер белән тоташкан 42 утрау өстенә урнашкан. Безне су юлы буйлап йөртүче гидыбыз үткән һәр күпер, һәр тарихи бина, йорт, урын турында гына түгел, шул йортта яшәгән билгеле шәхесләр, алар тормышындагы кызыклы хәлләр белән дә таныштырып барды.
Икенче көн. Иртәнге 9да отельдән автобус килеп алды. Юлыбыз - Фин култыгы буена урнашкан Кронштадт порт-шәһәренә. 43 мең кеше яшәгән бу кала 1990 елдан ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Балтыйк флотының төп хәрби-диңгез базасы урнашкан Кронштадтка (таҗлы замок дигәнне аңлата) 1704 елда, төньяк башкаланы шведлардан саклау максатыннан, Петр I боерыгы белән нигез салына. Фин култыгында хәрби корабльләр фонында сурәткә төштек, Никольский соборы, Петр Iгә салынган, "Сугышны онытма" дип аталган һәйкәлләрне карадык, Теләкләр агачы янында туктап, биектә - ботаклар арасындагы ләкләк оясына фестивальдә җиңү юрый-юрый тиеннәребезне ыргыттык...
Көннең икенче яртысында мәдәни ял программасын дөнья халыклары мәдәниятен һәм тормышын чагылдырган иң зур музейларның берсе - Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография музеенда дәвам иттек. Аны башкача Кунсткамера дип тә атап йөртәләр. Музейның кеше иң кызыксына торган бүлмәсе аномаль ямьсезләр - үсемлекләр, хайваннар дөньясында бик сирәк очраучы экзотик экспонатлар; баш мие булмаган, ике йөзле, ике башлы, койрыклы, маңгаенда мөгезле кеше яралгылары урнаштырылган бүлмә. Бу экспонатларны караганда, күңелгә, әле дә балаларыбыз сау-сәламәт, матур, шундый мәртәбәле фестивальләрдә үзләрен күрсәтә алырлык сәләтле булып туганнар, дип шөкер итәсең.
Петербургка кадәр килеп, төнлә ачылучы күперләрне карамый буламы соң? Йокы килә дип тормадык - бу тамашаны күрергә теләге булганнар җыелып, анда да бардык.
Өченче көн. Бу иртәне дә автобусларга төялеп, юлга кузгалдык. Бу юлы - үзенең фонтаннары белән дан алган Петергофка. "Сез килгәч, Петербургта кояш чыкты", - дигән иде безне каршы алган ханым. Якты нурлардан фонтаннар өстендә салават күпере чагылган матур сурәтләр, биредә күргәннәр, хәтернең бер почмагында урын алып, кешене гомер буе озата бара торганнардан...
Кичке якта без яшәгән отель каршында гына урнашкан иркен паркта балалар репетиция ясады. Иртәгә - хәлиткеч көн, үзебезне күрсәтә, таныта торган көн. Сынатырга ярамый!
Бернигә карамастан, бәхәссез җиңү!
Фестивальнең финал өлеше көндезге 10да башлана, ә без костюмнар, чалгы итеп биеячәк таякларыбызны күтәреп, иртәнге 6.30да ук метрога юнәлдек. Иң беренчеләрдән булып килеп җиткәнбез. Иркенләп репетиция ясарга мөмкинлек булды. Ниһаять, башланды!
Башкортстан, Бурятия, Екатеринбург, Оренбург, Эстония, Швеция, тагын әллә кайлардан - коллективлар күп, җитди, көчле. Барыбыз да дулкынланабыз. Беренче бию - халкыбызның печән өсте, икмәк җыю хезмәтен чагылдырган "Уңыш бәйрәме". Тамашачы бик аз - жюри һәм үз чыгышларына кадәр әле ерак булганнар гына берән-сәрән урнашканнар. Кул чабулар да юк диярлек. Безнең"Образ"ның чыгышы бер тында барды - тормыш чыганагы булган икмәкне югары күтәреп, биючеләребез сәхнәдән чыгуга шул аз гына караучылардан катлы-катлы алкышлар яңгырады! Күңелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде... Дәртле, җитез "Җайдаклар"биюе дә матур, тигез, шәп чыкты.
Жюри, нәтиҗә ясар өчен, ансамбль җитәкчеләрен иркен холлның бер ял почмагына җыйды. Без дә шул тирәгәрәк елыштык. "Образ" турында сүз чыккач, иң элек, "балалар ни турында биегәннәрен аңлап бииләр, шунысы иң мөһиме. Аларның йөзләре, күзләре янып тора", - дигән фикер әйттеләр. Эчкә җылы керде. "Сезнең биюләр - үзе бер мини спектакль кебек. Эчтәлеге, сюжеты бар. Башлам өлеше, үстерелеш, кульминацион ноктасы, ахыры - һәммәсе үз урынында, режиссер эшләгән шикелле". "Костюмнар халыкның милли үзенчәлеген дә, сәхнә культурасын да дөрес күзаллап эшләнгән". "Гомумән, "Образ"ның - бар да камил, шәп, артык сүз сөйләп торасы да юк".
Мондый фикерләр ишеткәч, йөзләргә елмаю кунды, авызлар соң чиккәчә ерылды.
Ниһаять, гала-концерт, бүләкләү мизгелләре... Өченче урындагыларны атап бетерделәр, икенчеләрне... Беренчеләр арасында да без юк. Сулыш алырга да куркып торабыз. Гран-при - эстрада һәм заманча хореография халык ансамбле "Образ", Татарстан! УРА!!! Татарстанның ерак бер авылыннан килгән коллектив халыкара фестивальдә җиңүче исемен яулады!
Әгәр хакимияттән ярдәм кулы сузмасалар, иганәчеләребез - "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов, Петербургта яшәүче Дәниф Салихов, аның улы, эшмәкәр Радик Салихов ихлас булышлыкларын күрсәтмәсәләр, "Образ"ның җитәкчеләре Ниссо Романова, Роман Миндияров тәвәккәлләп бу эшкә тотынмасалар һәм "Образ"ның "җен кебек нык, әмма бушка эшләүче" бер үк вакытта администраторы да, оештыручысы да, тәэминатчысы да, хисапчысы да, кассиры да, психологы да булган фидакарь әни - Чулпан Төхвәтуллина тырышып, йөгереп йөрмәсә, бу сәяхәт сүздә һәм теләктә генә калыр иде.
Балаларның ничә еллык хыялын тормышка ашыручыларга зур рәхмәт!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев