Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта Агыйделнең асылташы - Азат Закировка багышланган кичә узды(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, үзенең бөтен гомерен мәдәниятне, үзешчән сәнгатьне үстерүгә багышлаган, ярты гасырдан артык сәхнәдән аерылмыйча эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Закировның хезмәте белән дә, шәхси тормышы белән дә без һәрчак горурланабыз. Үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган районның танылган сәнгать кешесе, биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр...

Район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, үзенең бөтен гомерен мәдәниятне, үзешчән сәнгатьне үстерүгә багышлаган, ярты гасырдан артык сәхнәдән аерылмыйча эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Закировның хезмәте белән дә, шәхси тормышы белән дә без һәрчак горурланабыз. Үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган районның танылган сәнгать кешесе, биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Мөхәммәтгали улы Закировка 25 мартта 75 яшь тулган булыр иде...
Кичәдә Азат Закировның дуслары, хезмәттәшләре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Робсон Мусин, Инсан Хөсәенов, Мирзанур Фарухшин, Флудә Гимадиева, Луиза Исламова, Фирдәвис Мусабиров, Өлфәт Әхмәтҗанов, Тахир Фатихов, "Гәрәбә" клубына йөрүчеләр, район ветераннар оешмасы вәкилләре, аның рәисе - Нурулла Нурлыев, Татарстанның атказанган артисты, Азат Закировның кияве - республиканың танылган җырчысы Рәсим Низамов, Азат абыйның кызы Ләйлә, иптәше Зөһрә апа, туганнары - Раушания, Вәсимә, Рәмилә һәм башкалар катнашты. Кичә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдинов төзегән җылы эчтәлекле сценарий буенча, концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Чарада катнашучылар һәммәсе дә Азат Закиров турында күңелләрендә саклап йөрткән якты хәтирәләр белән уртаклаштылар, аны сагынып искэ алдылар.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев