Актаныш

Актанышта - курчак ярминкәсе ( + ФОТОЛАР)

Актаныш районында менә инде өченче ел рәттән "Курчак ярминкәсе" оештырыла. Әлеге бәйге- ярминкәдә мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе тәрбиячеләре катнаша. Һәр балалар бакчасы әлеге чарага төрле милләт вәкиле рәвешендә киендерелгән курчаклар тәкдим итә. Кагыйдә буларак, ярминкә һәр ел тәрбиячеләрнең август киңәшмәсенә туры китереп уздырыла. Быел да ул районыбызда зур масштабта үтте....

Актаныш районында менә инде өченче ел рәттән "Курчак ярминкәсе" оештырыла.
Әлеге бәйге- ярминкәдә мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе тәрбиячеләре катнаша. Һәр балалар бакчасы әлеге чарага төрле милләт вәкиле рәвешендә киендерелгән курчаклар тәкдим итә. Кагыйдә буларак, ярминкә һәр ел тәрбиячеләрнең август киңәшмәсенә туры китереп уздырыла. Быел да ул районыбызда зур масштабта үтте.
"Тылсым"балалар бакчасы базасында 200 дән артык курчактан торган ярминкә, чын мәгънәсендә, тәрбиячеләрнең эшкә булган зур омтылышларын, зәвык һәм осталыкларын чагылдыра иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: