Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта мәдәният хезмәткәрләренең конференциясе үтте

26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче чарада катнашучылар РФ Кино елына, ТР Г.Тукай тулуга 130 ел, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган "Мәдәнифэст" күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар. Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек,...

26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды.
Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче чарада катнашучылар РФ Кино елына, ТР Г.Тукай тулуга 130 ел, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган "Мәдәнифэст" күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар.
Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхаев чыгыш ясады.
Киров авылы мәдәният йорты директоры А. Хуҗина, Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Р. Хамматуллина, Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Л. Ялалова, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Р. Кадыровның мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.
Әлбәттә, конференция - ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган һәм хезмәт уңганнарын бәяли, бүләкли торган чара. Быел да райондашларыбыз мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтләнделәр.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән Наҗарова Рафида Рафаел кызы бүләкләнде ("Актаныш район мәдәният йорты Муниципаль бюджет учреждениесе методисты).
Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына ия булучылар:
1. Хузина Алсу Фасил кызы, «Киров авыл мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесынын директоры;
2. Нурияхметова Раиса Раес кызы, Бурсык авылы китапханәсе мөдире;
3. Мусин Рөстам Робсон улы, «Актаныш район мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесынын культорганизаторы;
4. Хафизова Асфира Миргалим кызы, «Иске Богады авыл мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесенең директоры ;
5. Гайсина Дилярия Шаехиян кызы, Такталачык авыл китапханәсе мөдире.
Район башлыгынын Мактау грамотасына ия булучылар:
1. Нигматуллина Фәйрүзә Вәсим кызы, «Пучы авыл мәдәният йорты » Муниципаль бюджет учреждениесенең директоры;
2. Сибгатуллина Энже Фасил кызы, Киров авыл китанханәсе мөдире;
3. Хазиева Разида Индус кызы, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учереждениенең музыка теориясы укытучысы.
Район башлыгының Рәхмәт хатына ия булучылар:
1. Хазиева Венера Вил кызы, Иске Кормаш халык театры режиссеры;
2. Шарипова Римма Дамир кызы, «Уразай авыл мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесенең директоры,
3.Хайриева Фанзиля Шаехтимир кызы, "Иске Байсар авыл мәдәният йорты Муниципаль бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе;
4.Тагирова Савия Гавас кызы, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районынын Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учереждениенең укыту эшләре буенча директор урынбасары;
5.Әхмәтшарипов Әлфис Әхнәф улы, «Иске Сәфәр авыл мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе;
К. К. Адгамов ис. мәдәният йортларын төзекләндерү буенча конкурста җиңүчеләр:
1-нче урынны "Кәзкәй авыл мәдәният йорты" Муниципаль бюджет учреждениесе яулады.
Мәдәният йорты район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде.
2-нче урынны Иске Кормаш , Иске Богады,Киров авыл мәдәният йортлары Муниципаль бюджет учреждениелэре яулады.
Мәдәният йортлары район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 7әр мең сум күләмендә акча белән буләкләнәләр.
3-нче урынны "Пучы авыл мәдәният йорты" Муниципаль бюджет учреждениесе яулады.
Мәдәният йорты район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 4 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев