Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта мәзәкчеләр мәҗлесе үтте

16 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 16 нчы сезонга йомгак ясады. 5-8 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 20 команда катнашты, аларда 200гә якын үзешчән чыгыш ясады. Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Татар Суыксуыннан "Көләгеш камышлары", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа Әлемнән "Яңа...

16 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 16 нчы сезонга йомгак ясады.
5-8 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 20 команда катнашты, аларда 200гә якын үзешчән чыгыш ясады.
Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Татар Суыксуыннан "Көләгеш камышлары", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа Әлемнән "Яңа гасыр", Кәзкәйдән "Шырлык", Иске Кормаштан "Базар" командалары финал уеннарында көч сынашты. "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел" темасы уенчыларга быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан ук тәкъдим ителгән иде.
Сәламләү, Ачык сәхнә, музыкаль осталык дәресе биремнәрендә уенчыларның теманы ни дәрәҗәдә ачуларына да игътибар итте жюри - Актаныш "Кисекбашлар" командасы уенчысы Рөстәм Мусин, район мәдәният йорты режиссеры Илиза Мөхәммәтова,Татарстан Республикасы торак-коммуналь фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлек җитәкчесе Сиринә Шәехова, район мәдәният йорты балетмейстеры Инсан Хөсәенов, район "Форпост" үзәге директоры Алмаз Нурлыев.
Онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады тамашачы уенчыларны.
Һәр елны матур уен күрсәтүче, районда үткән мәдәни чараларда һәрвакыт алдынгы урыннар яулаучы Иске Кормаш мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина:
- "Базар" командасы КВНның беренче елларыннан ук үзенең җитезлеге, тапкырлыгы, оешканлыгы белән үз йөзен булдырды. Узган ел 15 еллыгын үткәргән идек, менә быел кабаттан очраштык. 2015 ел безнең өчен бик истәлекле - мәдәният йортыбызга капиталь ремонт ясалды. Бүлмәләребез җылынды, яктырды, эшләргә барлык шартлар да бар. Авыл бәйрәме - кичке җыен да бик үзенчәлекле үтте. "Бикә җыены" дип атадык. Бүген КВН командасында яшьләр дә катнаша, коллективка дәртлелек, матурлык өстиләр. Командада мәдәният хезмәткәрләре Хаҗиев Ирек, Шәяхмәтов Рәмзил, Лотфуллина Рания, Шәрипова Рузилә, авыл егетләре Хаҗиев Риназ, Шәмсиев Айдар, укучы Талипова Гөлнара һәм иң яшь катнашучыбыз - Фәррахова Таңсылу. Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле яңалыгыбыз булды. "РИТЭК" җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, "Лукойл" хәйрия фондының бәйрәм тантанасына бардым, районнан 12 кеше идек. Чишмәләрне тергезү буенча язган проектым җиңү яулап, 100 000 сум грант оттым.
КВНда быел Кәзкәйнең "Шырлык" командасы җиңү яулады. Сөенечләрен уртаклашып, VI сыйныфтан бирле команда составында уйнаучы Рәзил Муллахмәтов белән сөйләшәбез.
- 2006 елдан КВНда инде мин! Командабызның беренче урын алуы белән горурланам. Авылыбыз белән шатбыз! Башка елларда да шулай күңелле итеп уйнарга язсын, - диде, җырчы да, биюче дә, тапкыр сүз остасы да Рәзил.
- КВНда уйный-уйный Рәзил мәктәп тәмамлады, югары белем алды, хәзер районга эшкә кайтты. Аның чыгышын һәр елны тамашачы яратып, үз итеп кабул итә. Үзе команда туплап, капитан булырлык инде хәзер! 16 ел дәвамында авылларыбыз командаларында шулай буыннар алмашты, күркәм традицияләр, гадәтләр барлыкка килде. Авылларда быел яшь командалар бар иде. Финалга үтмәсәләр дә, без аларны күрдек, тәҗрибә туплап үсәргә юнәлеш бирдек, - диде район мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова.
Һәр КВН командасының чыгышын караган район мәдәният йорты режиссеры Илиза Мөхәммәтова, методист Рәфидә Наҗарова белән КВНның үткәнен искә төшереп, бүгенге чыгышларны анализлап, мастер-класс рәвешендә аралашуыбызны дәвам иттек.
И.М.:
- Безнең Актаныш КВНының үз йөзе, үз тарихы, үз уенчылары бар. Югары лига КВНнарга охшамаган, шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе ул. Аның үз кагыйдәләре, үз уенчысы, үз тамашачысы. Быел ул аеруча да үзенчәлекле үтте, бик күп яшьләр тартылды, алар актив, җор телле һәм тапкыр. Еллар дәвамында сәхнә тотучы сәнгатькәрләребез белән бергә бик матур программа әзерләгән һәр команда. Шунысына да игътибар иттек - укытучылар, балалар бакчаларында эшләүчеләр дә тартылган, ә алар авылда һәр эштә әйдәп баручылар, яшь буынны тәрбияләүчеләр.
Р.Н.:
- КВН ул татар милләтенә хас жанр түгел. Анда тиз, төгәл, оста һәм кыска итеп фикерне тамашачыга җиткерү кирәк. Чыннан да, бездә ул - мәзәкчеләр мәҗлесе. Тормышыбызда, районда үзебезне борчыган мәсьәләләрне дә шаяру катыш белдерәбез. Йөрәгебезгә тигән, милләтне борчыган проблемаларга да тукталабыз. Татар җыры, татарның акыллы, зирәк фикерләре, мәкальләре, ретро җырлар да урын ала. КВНда уйнау кагыйдәләре, ничек булырга тиешлеге бер җирдә дә язылмаган, республиканың "Дүрт татар" командасы Россия югарылыгына күтәрелгәннән соң гына аерым бер тенденцияләр барлыкка килде. Ә бездә КВН бөтен жанрны да үз эченә ала. Спектакль дә, бию дә, җыр да, сәнгатьнең бөтен төре дә берләшә. Шартларын, кагыйдәләрен дә, таләпләрен дә 16 ел дәвамында уенчылар белән бергәләп барлыкка китердек.
Җиңүче командаларны тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова:
- Һәр бәйге, чыгыш артында бик зур хезмәт ята. Эзләнергә, уйланырга кирәк. Ә безнең мәдәният хезмәткәрләребез ел дәвамында үзара ярышып хезмәт куя. Бию, театр, үзешчән сәнгать, фольклор бәйгеләре бер-берсенә ялганып бара. Авыл халкын сәнгатькә тарту да, урыннарда мәдәният учакларын актив эшләтү дә сезнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе, - диде.
"Шырлык" - I, "Базар"- II, "Яңа гасыр" - III, "БСШ" - IV, "Каенсаз" - V, "Көләгеш камышлары" VI урын яулады.
Мәзәкчеләр мәҗлесе - КВН районда зурлап билгеләп үтелгән "Уңыш бәйрәме" кичендә узды. Мәдәният хезмәткәрләребез һәр тармакта, һәр бәйрәмдә, һәр чарада актив, Уңыш бәйрәмендә дә җыр-биюләре белән ял иттерделәр. Кич КВН мәҗлесен район башлыгы Фаил Камаев та тормыш иптәше Эльмира ханым белән тамаша кылды, уенчыларыбызның уйнап-чынлап әйтелгән фикерләрен эш оештыруда искә алды.
Ә чираттагы мәдәни бәйге - Актаныш район башлыгы призына район биючеләр бәйгесе. 2016 елны районда бию елы дип игълан итү ниятләнә. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев