Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2017" фестиваленең зона туры төгәлләнде (ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ 1)

13март көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2017" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры төгәлләнде. Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр берничә - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үзара көч сынашты. Аларга бәяне мәртәбәле жюри...

13март көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2017" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры төгәлләнде. Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр берничә - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үзара көч сынашты.
Аларга бәяне мәртәбәле жюри бирде. Аңа Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина рәислек итте. Жюри составында мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры, жюри рәистәше Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр программалары редакторы Резеда Хәсәнова һәм башкалар бар иде.
фотолар aktanysh.tatarstan.ru рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев