Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныштан Илсинә Тимерова – “Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015 XX Республика фестивале җиңүчесе

Гран-при ияләренә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтына иҗади имтихан тотмыйча гына укырга керә алу мөмкинлеге бирелә Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Алтын Каләм" - "Золотое Перо" - 2015" XX Республика фестивален ябу тантанасы уздырылды. Искәртеп үтик: фестивальне ТР Журналистлар берлеге, Казан федераль университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы...

Гран-при ияләренә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтына иҗади имтихан тотмыйча гына укырга керә алу мөмкинлеге бирелә
Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Алтын Каләм" - "Золотое Перо" - 2015" XX Республика фестивален ябу тантанасы уздырылды.
Искәртеп үтик: фестивальне ТР Журналистлар берлеге, Казан федераль университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәрә.
Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган этабы 20 май - 10 июнь көннәрендә уздырылды. Анда югары уңышка ирешеп финалга чыккан яшьләр исә фестивальнең 23-29 июнь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән йомгаклау өлешендә катнашты.
Җыеп кына әйткәндә, Татарстанның 25 муниципаль берәмлегеннән 120 укучы басма журналистика (татар һәм рус телләрендә), телевизион журналистика (татар һәм рус телләрендә), радиотапшырулар (татар һәм рус телләрендә), фотография, җәмәгатьчелек белән PR-элемтәләр (татар һәм рус телләрендә) кебек юнәлешләрдә көч сынашты. Моннан тыш, беренче мәртәбә "Басма матбугатта дизайн һәм верстка" исемле яңа юнәлеш тә гамәлгә кертелде.
Быелгы фестиваль берьюлы берничә теманы колачлады: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы; ТАССР оешуга 95 ел һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы; Россия Федерациясендә Әдәбият елы; Яшьләр һәм дәүләт; Яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы; Волонтер - үз тирәсендәге мохитне яхшыга үзгәртүче кеше; Яшьләр Интернет челтәрендә; "Алтын каләм" фестивале: узганы, бүгенгесе һәм киләчәге.
1 атнага якын вакыт эчендә катнашучылар газета чыгарды, телесюжетлар, радиотапшырулар әзерләде, фоторепортажлар һәм PR-проектлар эшләде. Шулай ук аларга журналистика өлкәсендә үз эшенең осталары - "Беренче канал"ның мәгълүмати программалар дирекциясе махсус корреспонденты Тимур Сираҗиев, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина, "Интертат.ру" электрон газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм "Эфир" телекомпаниясенең "Город" тапшыруы алып баручысы Роман Ерыгин мастер-класслар оештырды.
Тантанада фестивальгә нигез салучыларның берсе РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова катнашты. "Мин "Алтын каләм"нең барлык 20 фестиваленда да булдым, әмма быелгыдай бай эчтәлекле, кызыклы фестивальның булганы юк иде әле", - диде ул юбилей фестиваленың эшчәнлеген югары бәяләп.
"Татарстан" ДТРК милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина катнашучыларны сәламләп: "Бүген - сезнең өчен бәхетле дә, билгеле бер дәрәҗәдә моңсу да көн. Чөнки безгә бер-беребез белән аерылышу авыр: 1 атнага якын вакыт эчендә без шулкадәр якынаябыз ки, әлеге дуслык гомер буена да сузылырга мөмкин", - дип сөйләде.
Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный фестивальда бердәмлек хисе, дустанә мохит хөкем сөрүенә игътибар юнәлтте. Ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Сез оештыручылар белән бергә, оештыручылар сезнең белән бергә эшли. Дөресен генә әйткәндә, кемнең күбрәк эшләгәнен белеп тә бетереп булмый. - диде һәм яшьләргә һәрвакыт күңелгә яткан эш белән шөгыльләнергә, һәрчак үсештә булырга киңәш итте. Роман Серебряный фестиваль белән араны өзмәскә өндәп: - Журналистиканың, PRның киләчәктә нинди булуы сездән тора", - диде.
"Бездә бүген шундый зур бәйрәм. Әле кичә генә мастер-класста утыра идек. Төне буе газета чыгардык, төннәр буе аралаштык һәм бу таңгача дәвам итте. Менә шушы ритм - "Алтын каләм" фестиваленың мәңгелек халәте, 20 ел буе кабатланып килә торган синдромы. Моның гомер буе шулай дәвам итүен телим", - дигән теләкләрен җиткерде "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова.
Бәйге нәтиҗәләре буенча рус телендә иҗат итүчеләр арасында Гран-при Казаннан Данил Зәйнуллинга, ә татар телендә иҗат итүчеләр арасында Актаныштан Илсинә Тимеровага бирелде. Аларга диплом, фестиваль сыны һәм iPad тапшырылды. Иң мөһиме - Гран-при ияләренә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтына иҗади имтихан тотмыйча гына укырга керә алу мөмкинлеге бирелә. Фестивальнең төп җиңүчеләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәбрикләде.
"Мин "Алтын каләм" фестиваленың барлыгы белән горурланам, чөнки Россия киңлегендә моңа охшаш икенче бер уникаль күренеш юк. Мин фестивалебезгә 20 ел тулу белән горурланам. Бу аңа ихтыяҗның зур булуы турында сөйли. Сезгә фестиваль тормышта үз юлыгызны табар өчен, ә безгә, өлкән журналистларга, журналистиканы ышанычлы, намуслы кулларга тапшыру өчен кирәк", - дип сөйләде ул.
Фестивальнең "Ел ачышы" номинациясендә Биектау районыннан Алинә Асанова җиңүгә иреште. Иң яхшы дизайнер-версткалаучы исеменә Апас районыннан Эльвира Биктимерова лаек булды. Бәйгенең "Иң яхшы фоторепортер" номинациясендә җиңү Казаннан Дарья Семеновага тәтеде. Иң яхшы PR-проект авторы дип Түбән Камадан Инесса Трифонова табылды. "Рус телендә иң яхшы язма" номинациясендә I урынга Казан кызы Камилла Закирова, "Татар телендә иң яхшы язма" номинациясендә Актаныш егете Илгиз Шәкүров лаек булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев