Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш балалар бакчалары әзерләгән мультфильм авторлары «Милли мультфест» фестивалендә хөрмәтләнде

Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында 26 ноябрь көнне «Милли мультфест» икенче Республикакүләм балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

          Конкурсның Оештыру комитетына барысы 465 гариза кергән. Анда катнашу өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Барысы йомгаклау тантанасына 33 конкурсант чакырылды. Алар арасында безнең актанышлылар да бар. 4 санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасыннан 2 мультфильм (җитәкчеләре Э.Р.Габдрахманова, Г.Т.Ардуанова, Э.Р.Мансурова, А.Д.Мәрданова һәм И.Р.Бәдертдинова) һәм 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасыннан 1 мультфильм (җитәкчесе Ч.Д.Нәбиева) уңышлы дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев