Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш муниципаль район драма һәм комедия театры Илгиз Зәйниевнең «Көтәм сине» драмасын тәкъдим итте

Бүген Актаныш муниципаль район драма һәм комедия театры тамашачыларга Илгиз Зәйниевнең «Көтәм сине» драмасын тәкъдим итте.

 

Яңа артистлар белән тулыланган муниципаль театр заман проблемаларын үз эченә алган әсәрне бар тулылыгы белән ачып бирде.

Театр коллективы бала көтүче аналар язмышында җәмгыять сулышын күрсәтте. 

Спектакль тамашачыны көлдерде, елатты, тетрәндереп язмыш, тормыш, кешелек кыйммәтләре турында уйландырды.

 

Спектакль Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов режиссерлыгында сәхнәләштерелде.

Спектакль тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов драманы сәхнәгә куюда катнашкан барлык артистларга рәхмәт белдерде.

Игътибарыгызга безнең фоторепортаж.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Айнур Гыймадиев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев