Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районы Пучы авылының «Ихлас» халык театры «Сүнгән йолдызлар» спектаклен куйды

«Пучы авылында театр, сәнгатьне ярата торган халык яши. Бу спектакль артистлар өчен үзе бер мәктәп», - диде режиссер Символ Гайнетдинов.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Актаныш районы Пучы авылының «Ихлас» халык театры Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» дигән драмасын сәхнәләштерде.

«Ихлас» театрының әлеге спектакле «Идел-йорт» XXII театр коллективлары бәйгесенең финалына чыкты. Финалга барлыгы унике спектакль узды. 22 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда аларның барысын да куячаклар. Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Камал театры бинасында узачак.

«Сүнгән йолдызлар» – татар халкының классик спектакле, татарның җаны дип әйтергә була. Авыр спектакль, әмма хәзер язылган спектакльләр белән чагыштырганда монда артистларга уйнарга, сәхнәне тоярга җайлы. Бу спектакль артистлар өчен үзе бер мәктәп. «Ихлас» театры белән мин 2005 елдан бирле хезмәттәшлек итәм. Киләчәктә алар белән Александр Островскийның әсәрен куеп карыйсым килә», - диде «Татар-информ»га спектакльнең режиссеры. Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдинов.

Реклама

Аның әйтүенчә, үзешчәннәр белән эшләве кызык. «Биш көн, бер атна репетиция ясыйлар да, әйдә, җитте инде, диләр һәм чыгып уйныйлар. Озаклап репетиция ясарга теләкләре юк, әмма аларны гаепләп булмый. Эштән соң килеп йөргәннәренә рәхмәт кенә әйтәм. Пучы авылында театр, сәнгатьне ярата торган халык яши», - диде ул.

«Авыл җирлегендә актерлар җитми. Надир мәхдүм роленә кеше таба алмадым, үземә башкарырга туры килде. Костюмнар белән Минзәлә театры бик тә ярдәм итә, аларга аерым рәхмәт. Монда пенсиядәге кешеләр дә, укытучылар да, мәдәният йорты хезмәткәрләре да бар. Алар белән эшләү җайлы булды. Бирегә фидакяр җаннар җыелган», - диде режиссер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев