Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш җырчылары «Илһам чишмәсе» төбәкара бәйгесе лауреатлары

Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы Сарманда «Илһам чишмәсе» III төбәкара җыр бәйгесе уздырды.

"Илһам чишмәсе" Гала -концертында Актанышның яшь җырчылары да катнашып бүләкләнделәр. 
 Сабирова Рузилә  2 дәрәҗә лауреат,  Заһертдинов Илмир 1 дәрәҗә лауреат булып танылды. Укытучылары- Мостафина Л. Р. Заһертдинова Гөлия дә җиңүчеләр рәтендә - 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Бу матур җыр бәйрәмен район башлыгы Ленар Зарипов та карады.

Реклама

Яшь талантларны котлап Ленар Рафак улы телеграмм-каналына әлеге постны урнаштырды: "Бүген Сарман районында «Илһам чишмәсе» III төбәкара җыр бәйгесендә безнең яшь җырчыларыбыз сәхнә тота.
Иң алдынгы урыннарны яулап, Актанышыбызның талантларга бай төбәк икәнен тагын бер кат исбатлады алар!
Молодцы! Ихластан котлыйм!" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев