Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш җырчыларын Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурста катнашырга чакырабыз

Анда 16 яшьтән зуррак булган үзешчән һәм профессиональ җырчылар, вокал коллективлары катнаша ала.

 

Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурс

 

Республикада билгеле композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгелиләр.

Юбилей чаралары кысаларында 18 ноябрьдә композиторның туган ягы — Башкортстанның  Благовар районында Рим Хәсәновның җырларын башкаручыларның «Чәчкәләр уяныр» республика ачык фестиваль-конкурсы оештырыла.

Анда 16 яшьтән зуррак булган үзешчән һәм профессиональ җырчылар, вокал коллективлары катнаша ала. Моның өчен Рим Хәсәновның төрле характердагы җырларын әзерләргә тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар blag_rdk@mail.rulena.v@inbox.runatalia_konda@mail.ru электрон адресларына 11 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Телефон: 8(34747) 2-25-17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев