Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш китапханәсендә очрашу: Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!

24 нче ноябрь көнне Халыкара әниләр көне уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре, Тантаналар залында “Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!” дип исемләнгән очрашу - кичә уздырды.

Чарага гомерен балалар укытуга багышлаган, үрнәк гаиләдән булган, үрнәк әни, , ике бала анасы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Әхмәтова чакырылган иде.Ул үзенең балачагы, тормышы, иҗаты белән белән таныштырды.Үзе язган “Ана” балладасын һәм яраткан башка шигырьләрен укыды. Очрашу –кичәдә “Якты кояшыбыз –әниләр!” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик күрсәтелде. Кеше тормышында зур урын алып торган әниләр темасы әдипләребез иҗатында да зур урын бирелгәне бу кичәдә тагын бер кат чагылыш тапты.Шулай ук Н.Әхмәдиев “Абага чәчәге”, Р.Фәизовның “Ике әни”, Ф.Яруллинынң “Чәчәкләр моңы”, Э.Шәрифуллинаның ”Тамды яшем...” китапларына буктрейлар күрсәтелде. Әниләргә дан һәм мәдхия җырлаган бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Әниләр көне уңаеннан оештырылган очрашуда Актаныш мәктәпләре укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев