Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Киров халык театрына рәхмәт белдерде

Бүген Киров халык театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда күрсәтте.

Районыбызның халык һәм үзешчән театрлары ел саен февраль-март айларында  имтихан тота, театр айлыгы кысаларында төрле жанрдагы спектакльләр күрсәтә. 

Быелгы театр айлыгы авыл җирлекләре артистларының театр сәнгатенә булган мәхәббәтен, ныклы әзерлеген тагын бер кат раслады. 

Бүген район сәхнәсендә чыгыш ясаган Киров халык театры коллективына район башлыгы Энгель Фәттахов олы рәхмәтен белдерде, иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев