Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар

Сәхнәгә мәдәният тармагында намуслы һәм тырыш хезмәт куючылар күтәрелде.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итеп, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Районда нинди генә чара уздырылмасын, аны мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышларыннан башка күз алдына да китерү авыр.
Үзләренең бәйрәмнәре хөрмәтенә дә алар башкаларга бәйрәм ясады. Фойеда каршы алган күргәзмәләрдә район мәдәниятенең бар тормышын күзалларга була иде.

undefined

undefined

Сәхнәгә исә мәдәният тармагында намуслы һәм тырыш хезмәт куючылар күтәрелде. Җыр-биюләр, шигырьләр киләчәккә хезмәтләренә дәрт өстәде.

undefined

undefined

Быел районның социаль һәм агарту бүлеге оешуга 70 ел тула. Шул уңайдан бүлек район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә “Мәдәни тотрыклылык һәм алгарыш” билгесе булдырган. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмендә бүлек җитәкчесе Альберт Мансуров аны район башлыгы Энгель Фәттаховка, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровка, Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һадиевка тапшырды.

undefined

undefined

undefined

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев