Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районында 3000гә якын егет һәм кыз "Пушкин картасы"ннан файдалана ала

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә масштаблы проект-"Пушкин картасы" старт алды. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр бөтен ил буенча мәдәни чараларда катнаша алачак.

 1 сентябрьдә "Пушкин картасы"на 3000 сум күчерелә– бу акчаларны яңа елга кадәр файдаланырга кирәк булачак, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт "Пушкин картасы"на  5000 сум күчерәчәк. "Пушкин картасы"н ничек алырга һәм файдаланырга?
Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- "Дәүләт хезмәте" порталында теркәлергә.
- Исәп язуын расларга.
- Смартфонга «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» мобиль кушымтасын йөкләргә.
- "Мир" түләү системасының виртуаль яки пластик картасын — "Пушкин картасы"н алырга.
- Кушымтада афишадан үзеңә ошаган чараны сайларга.
- Кушымтада, сайтта яки музей кассасында билет сатып алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев